Чүп булмаган чүп мәсьәләсе: аннан ничек файда ясап була?

2019 елдан республикада чүп җыю системасында үзгәрешләр булды. Татарстанда хәзер чүп җыючы ике төбәк операторы эшли. Әмма ел ярым вакыт узса да, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары аларның эшеннән канәгать түгел. Чүп җыючыларның да үз проблемалары бар икән. Баксаң, республиканың 81 торак пунктына чүп җыярга керү өчен юл юк. Төбәк операторлары, чүп җыйган өчен акчаны кеше санына карап түгел, торак мәйданын исәпләп түләттерү кирәк, ди. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать, азык-төлек сәясәте комитетларының Чаллыда үткән күчмә утырышында сөйләштеләр.

– Төбәк операторларына чүпне аерыр өчен махсус комплекслар төзү эше йөкләнгән иде. Әмма бу эш әле дә башкарылмады. Чүпне аерып, аны икенчел эшкәртүчеләргә илтү җайланмады. Бар да элеккечә калды, чүпне полигонга гына ташлыйлар, – ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов. Аның фикеренчә, республикага чүпне аерып җыюны хәл итәрлек закон кирәк. Шунда ук бу эшне төбәк операторларына йөкләүне дә сорады.

Экология, табигатьтән файдалану, агро­сәнәгать, азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, закон чыгарганчы, халыкны тәрбияләргә кирәк, дигән фикердә.

– Мин районнарга күп йөрим. Бервакыт Актаныш, Лениногорск районы авылларына барып чүп җыючы машиналарны күрдем. Һәр йортка махсус капчыклар бирелә. Кеше чүбен сортларга бүлеп әзерләп куя. Авыл кешесен өйрәтү кыен булмаячак. Шәһәрдә авыррак булыр дип уйлыйбыз. Әмма халыкка ышанып калабыз. Бергәләп без бу эшне дә башкарырбыз, – ди ул.

Чаллы шәһәре бу яктан үрнәк булып тора. Биредә чүпне аерып җыярга өйрәнеп бетмәсәләр дә, икенчел эшкәртүче оешмалар эшенә сокланырлык.

– Бездә көнкүреш калдыкларын эшкәр­тү белән шөгыльләнүче кече бизнес оешмалары күптәннән эшли. Кәгазь, катыргы, пластик, алюминий шешәләрдән файдалану җаен таптык. Әмма безгә төбәк операторлары белән тыгыз элемтәдә эш­ләү җитми, – ди шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Депутатлар Чаллы җитәкчесе әйткән оешмаларда үзләре дә булды. «КамВторГрупп» һәм «ПромИндустрия» махсуслашкан икенчел эшкәртү оешмалары «чүптән кәнфит ясый». Эшкәртелми торган кал­дык­лар полигонга ташлана. Журналистларга бу урынны да күрсәттеләр. Әле аның тагын 7 елга җитәрлек урыны бар, диләр. Калдык ташлаучы машиналар бу полигонга көн саен 100 тапкыр бара. Елына 192 мең тонна чүп чыгарыла икән.

Азат Хамаев район башлыгы булып эшләгән елларын искә алды.

– Экология проблемаларына 20 елдан соң кире кайттым. Мин элек тә бу комитетта эшләгән идем. Берни үзгәрмәгән, халыктан акча алу механизмы гына үзгәргән икән. Элек бит товар төрә торган төргәкләр дә юк иде. Моның кадәр чүп тә булмады, – ди ул. – Элек без һәр районда бер полигон төзедек. Анда тәртип иде. Хәзер чүбе дә күп, мөмкинлек тә зур. Чүп аеру эшен районнардан башларга кирәк. Без моны эшләдек, тегене эшләдек кенә дип булмый. Нәтиҗә кирәк. Төбәк операторының эше үзгәрмәсә дә, чүптән кәнфит ясау­чыларныкы күзгә күренеп тора. Кәгазен дә җыйганнар, пыяласын да эшкәр­тәләр. Калдык-постыктан плитә дә ясаганнар. Бернәрсә дә әрәм булмаган. Әгәр төбәк операторының икенчел чималны эшкәртү оешмасы белән килешүе була икән, чүп җыю системасы эшләп китәчәк.

Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин да район башлыгы тәҗрибәсен искә төшерде.

– Элек без район башлыклары булып эшләгәндә, бу чүп урыны кемнеке икән дип уйламый да идек. Контейнер мәйданчыклары һәр ишегалдында торды, алар халык хисабына яшәде. Хәзер чүп кую урынына да хуҗа кирәк. Хакимият җирендә торса да, җавапны башка кеше бирә, – ди ул. – Тирә-якны саклау да үзебездән тора. Полиэтилен савытлар чүплектә күпме еллар ятачак бит әле. 10 елдан ни булыр? Татарстанның 460 торак пунктының 81енә чүп алырга кереп булмый. Юл юк. Монда бер проблема икенчесен кузгата. Юлларга асфальт кирәк. Барлык проблемаларны хәл итү турында без комитетта тагын бер кат сөйләшәчәкбез. Чаллыда кимчелекләр хакында сөйләштек. Максатыбыз – җитешмәгән якларны барлау, аны күрү, чыгу юлларын эзләү. Экология өлкәсендә бар да начар дип уйламагыз тагын.

Александр Тыгин да чүпне аерып җыярга өндәде. Бу эш һәркемнең аш бүлмәсеннән башланырга тиеш, диде ул.

– Әгәр чүпне аермыйлар икән, аннан сыйфатлы чимал ясап булмаячак. Ул полигонга китәчәк. Тирә-юньне пычратмас өчен, без чүптән файда алырга тиеш. Әйтик, бармак кадәр генә батарея. Әгәр ул чүп эшкәртү заводына эләгеп янса, күпме зарарлы матдә чыгачак? Кабатлап әйтәм, безгә чүпне үз кулыбыз белән сортларга аерырга өйрәнергә кирәк.

Чүплектәге батареялар турында Чаллы башкарма комитеты беренче урынбасары Илья Зуев та озак сөйләде. Алар зыянлы калдыкларны аерып җыяр өчен 2011 елда шәһәрдә 14 контейнер куя.

– Башта без аларны бердәм исәп-хисап үзәкләренә куйган идек. Әмма проблемалар килеп чыкты. Халык куркыныч калдык­ларның өсте ачык булуга ризасызлык белдерде. Шуннан соң аларны сәүдә үзәкләренә һәм чүп эшкәртүче оешмаларның офисларына күчерергә туры килде. 2018 елда тагын шундый 40 махсус контейнер алып куйдык, – ди ул.

«Гринта» төбәк операторы җитәкчесе Светлана Ярлыченко коронавирус вакытында чүпнең артуыннан зарлана.

– 2019 елда 3 идарәче оешма безгә 8 миллион сум акчасын түләмәде. Алар хәзер банкрот хәлендә. Безнең үзебезгә дә ярдәм кирәк, – ди ул. – Республикада көнкүреш калдыклар өчен түләү кеше санына карап исәпләнә. Әгәр норматив торакның квадрат метрына карап куелса, бу өлкәдәге күп кенә проблемалардан котылып булыр иде. Киров, Самара, Саратов өлкәләрендә шулай эшлиләр инде. Чүпне аерып җыю турында регламент закон белән беркетелергә тиеш, – ди Светлана Ярлыченко.

Утырышта торак һәм күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү мәсьәләләренә тукталдылар. Александр Тыгин сүзләренчә, мондый очрашулар халыктан хәбәр алу өчен кирәк.

– Кайда нинди үзгәрешләр кирәк, төзекләндерү буенча нинди проблемалар бар – барысын да өйрәнәбез. 2014 – 2043 елларда 16,5 мең күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үтәчәк, – ди ул.

Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев та үз фикерен әйтте. «Бер генә йортта да тиеш дип кенә ремонт ясамаска кирәк. Алайса, халык эшне җиренә җиткереп эшләмәүдән зарлана. Түшәм агартып кына ремонт ясалмый. Идарәче оешмалар бар эшне күз уңында тотсын иде», – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү