Татарстанда 14 яшьлек үсмер суга батып үлгән

Быел ел башыннан Татарстанда  15 кеше  батып үлгән.  Шулар арасында Кондырча елгасында  гомере өзелгән  бер  үсмер дә  бар. Узган ел 6–13 яшьлек 6  бала су корбаны булган.  Бу хакта  бүген Хөкүмәт йортында узган  җәйге чорда  балалар иминлегенә багышланган  матбугат очрашуында Республиканың кече сулыклары буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Соңгы тугыз елда балалар үлеме 18 дән 6 кешегә кадәр кимегән. Узган ел фаҗига очраклары Зәй, Буа, Азнакай, Актаныш, Саба, Чаллыда килеп чыккан. 4 се рөхсәт ителмәгән урында коенса, 3 һәм 6 яшьлек  ике бала исә суга егылып төшкән. Әлмәттә ике баланы коткарып калганнар.

Нурлат районы хакимияте матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел  суда гомере өзелгән 14 яшьлек үсмер әбисе белән тәрбияләнгән.   Ул Нурлат мәктәбендә  белем алган. Яхшы укыган, спорт белән шөгыльләнгән.  Малай елганың рөхсәт  ителмәгән урынында коенган. Аның йөзә белү-белмәве турында хәбәр юк. Бүген әлеге  очрак буенча  тикшерү эшләре барыла.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү