«Кредитымны түли алмыйм, банкротлыкка ничек чыгарга?»

Ирем дә, үзем дә эшсез калдык, кредитларыбыз хәйран иде. Кредит каникулы гына безне коткармаячак. Ә банкротлыкка чыгу турында ишеткәнем бар иде. Шуның тәртибен аңлата алмассызмы икән?
                                                                                              К.Зарипова, Алабуга

Сорауга юрист Венера Хисамова җавап бирә:
Кредитларны вакытында түли алмаячагыгыз көн кебек ачык булса, дөрестән дә, сез үзегезне банкрот дип игьлан итә аласыз. Кредит буенча бурычкүләме 500 мең сумнан артып, аны, ким дигәндә, өч ай дәвамында түләмәгәнсез икән, сез мәҗбүри рәвештә шул адымга барырга тиеш. Эшне нидән башларга?

1. Иң элек 30 көн (эш көне) эчендә, сезне банкрот дип тануларын сорап, арбитраж судка гариза тапшырырга кирәк. Кредит бирүче белән Федеральсалым хезмәте дә суд аша сезне банкрот диптануларын таләп итә ала.
2. Судка гариза тапшыргач, утырыш көне билгеләнәчәк. Анда сез үзегезнең матди хәлегез авыр булуны, кредитны вакытында түләп бара алмавыгызны исбатларга тиеш булачаксыз. Суд исә, сез китергән дәлилләргә нигезләнеп, сезне банкрот дип тану-танымау турында карар чыгарачак. Суд карарын 15 көннән алып 3 айга кадәр көтәргә туры килергә мөмкин. Һәр очрак индивидуаль.
3. Керемегезне аз дип күрсәтеп, сезнең исемдә кыйммәтле машина, йорт һ.б. булу ачыкланса, суд сезне банкрот дип танудан баш тартачак билгеле. Ул гына да түгел, ялган юл белән судан коры чыгарга теләвегез өчен административ, хәтта җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Суд уңай карар кабул иткән очракта сезнең бурычкаштраф һәм пеня салынудан туктый. Кредит бирүче белән коллекторлар да сездән багьшка берни өмет итә алмаячак.
4. Алга таба төп эшне финанслар белән идарә итүчеләр башкарачак. Бу хезмәткәрләрне кешегә йә суд билгели, йә үзеңә махсус оешмалар аша табаргабула. Сүз уңаеннан, шунысын да искәртим, банкротлыкка чыгушактый чыгымлы эш. Әйтик, алда телгә алынган финанслар белән идарә итүче белгечкә хезмәте өчен 10 мең сум түләргә туры киләчәк. Банкротлыкка чыкканда, 6 мең сум дәүләт пошлинасы түләү дә мәҗбүри.
    Банкротлыкка чыгу процессы берничә этаптабара. Иң башта реструктуризация үткәрәләр, ягьнибанк яки кредитор кешегә үз шартларын тәкъдим итә. Йә ул процентларсыз төп бурычны гынатүләргә калдыра, йә кредит түләү вакытын берничә елга озайтырга карар кыла. Шунысын да искәртик: берничә елга кредит срогын арттырупроцентларда меңнәрчә тапкырга күбәя дигән сүз. Әгәр дә бурычлы шушы шартларга да ризалашмаса, икенчеэтап карала. Анда кешенең милке тикшерелә. Әгәр җире, башка милеге бар икән, ул сатыла һәм бурычны кайтаруга тотыла. Кешегә бары торагынгына сатарга мәҗбүр итә алмыйлар, шулай уктуганнарының, балаларының милкенә дә кагылырга хаклары юк. Ә менә тормыш иптәше һәм мирасчыларның өлешен сата алалар. Кешенең милеге дә юк икән, «мировое соглашение» тәкъдим итәләр. Монда ике як та үз таләпләрен әйтә, аларныда үтәү мөмкин түгел, уртак фикергә килепбулмаган очракта, кеше банкрот дип игълан ителә.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү