Финанслар романс җырлый

Россиянең финаслар өлкәсеннән килгән хәбәрләр куанычлы түгел. Сумның ныгуы Милли байлык фондына китереп суккан. Соңгы көннәрдә доллар – ун сум, евро тугыз сум югалттылар бит.

Илнең Милли байлык фонды исә долларда саклана. Карантин кризисына килеп кергәнче, ул фондта 150 миллиард доллар акча исәпләнә иде. Санны унга тапкырлагыз әле. Доллар көчсезләнү сәбәпле, 1 триллион 500 миллиард сумның җилгә очканын күрерсез. Хәер, Милли байлык фонды байтакка кимегән инде. 30 миллиард долларга якын акча Саклык банкы акцияләрен алуга, ВЭБ, ВТБ, Газпромбанк кебек банкларга ярдәмгә тотылган. Тагын башка кайбер проектлар да акчаны байтак суырганнар. Шуңа күрә валюта курсы үзгәрү нәтиҗәсендә югалтулар 1 триллион 200 миллиард сум белән генә бәяләнә. Россия бюджеты өчен бик зур акча бу. Шуңа күрә кайбер мөһим сәяси вакыйгалар булып узганнан соң, долларга һәм еврога сум өсти башларлар, мөгаен. Бу көзге яктарак булыр, ихтимал. «Ватаным Татарстан» биржада сум түнтәрелә башлагач, март аенда ук, сумны көзгә кадәр тотып торырга тырышачаклар, дип фаразлаган иде. Безнең ул фаразлар – бүгенге көннең чынбарлыгы. Ә менә көз көне сумның тотрыклылыгын вәгъдә итә алмыйбыз. Май аенда гына да резервлар 712 миллиард сумга ябыккан. Шуның бары тик 193,1 сумы гына федераль бюджетка тотылган. Калган югалтулар сум ныгу сәбәпле. Бу – 519 миллиард сум дигән сүз. Мәскәүдә ай саен тиктомалга аның кадәр акча югалту белән килешмәсләр, әлбәттә.
Акча бик кирәк хәзер. Россия банкларына ашыгыч рәвештә 1,5 триллион сум таләп ителә. Банкларның хәле бик авыр. Халык һәм бизнес кредитларны кайтарып бирә алмый. Түләүне кичектерүчеләр саны артканнан-арта. Менә шул тишекне каплау өчен кирәк тә инде югарыда игълан ителгән сумма.
Шәхси эшмәкәрләр банклардан алган акчаны кайтарып бирә алмаучыларның алдынгы сафында. Болар түләүдән туктаган сумма ике тапкыр үскән икән инде. Физик затлар да әҗәт түләргә кыенсына. Дәүләт компанияләренә кадәр кредит кайтарып бирүдә тыйнаклык күрсәтәләр. Бары тик дәүләттән зур финанс ярдәме алган тармаклар гына әҗәтләрен түли әле. Гомумән, юридик затларның әҗәт түләүне кичектерүе 39 процентка артачак икән.
Менә шундый чакта банклар кемнең ярдәменә өмет тотсыннар? Дәүләтнекенә, билгеле. Дәүләт исә акчаны Милли байлык фондыннан алып өләшә. Яисә акча баса. Менә бу гамәлләрнең кайсын гына алып карама, валюта түнтәрелешенә китерә.
Белгечләрнең күпчелеге, банк секторы быел табыш ала алмас, диләр. Зыянга эшләр, дип әйтүчеләр дә байтак. Нефть бәясе күтәрелү дә зур акча китерми әлегә. Май аеннан башлап Россия «кара алтын» чыгаруны 23 процентка киметте бит. Шуңа күрә Urals 40 доллардан сатылганда да, бюджетка акча 32 доллардан сатылган кебек кенә керә.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү