Бүген дә печәнгә төшмәгән хуҗалыкларга терлек азыгы каян килсен?

Әледән-әле явып киткән яңгырлар Мөслим районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүне вакытында башлап җибәрүне шактый тоткарлады. Язның чагыштырмача иртә килүе нәтиҗәсендә, күпьеллык­ларны быел иртәрәк чаба башларга да була иде. Хуҗалыкларда техника төзәтү, сенаж базлары, терлек азыгы саклау урыннары да махсус комиссияләр тарафыннан кабул ителгән.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев әйтүенчә, борчылырлык урын юк. Хуҗалыклар бу эшкә дәррәү күтәрелгән. Терлек азыгы әзерләүне берничә көн элек кенә башласалар да, сенаж базларына инде 2 мең тоннага якын югары сыйфатлы терлек азыгы кайтарылган. Районның «Туган як», «Август» агрофирмаларында эш аеруча оешкан төстә бара, ди Ренат Әзһәр улы.
Төрле сәбәпләр белән терлек азыгы әзерләүгә башкалардан шактый соңлап тотынган Әгерҗе, Баулы, Минзәлә, Түбән Кама, Чистай һәм Балык Бистәсе районы хуҗалыкларында да бүген иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Ни генә дисәң дә, шундый вакыт. Җәйнең бер көне ел туйдыра.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларны күзәтеп баргангадыр, терлек азыгы әзерләүнең хуҗалыкларда сөт җитештерүгә турыдан-туры бәйле булуы күренә. Кагыйдә буларак, май ахыры – июнь ае башында печәнгә төшкән, күп­ләп сенаж һәм башка төр терлек азыгы әзерләп кала алган хуҗалыкларда ел дәвамында савым күләме югары. Әтнә районы хуҗалыклары бүген дә һәр сыердан уртача 32 килограмм сөт җитештергәндә, Кама Тамагы районы хуҗа­лык­ларында әлеге күрсәткеч 10 килограммнан да түбән булуы шуңа бәйле бугай. Әтнәлеләр 8000 тоннадан артык терлек азыгы әзерләгән бер вакытта, Кама Тамагы хуҗалыкларына әлегә нибары 75 тонна сенаж кайтарылган. Бүген дә печәнгә төшмәгән хуҗалыкларда югары сыйфатлы терлек азыгы каян килсен? Башка еллардагы кебек, язга таба алтын бәясенә төшереп, күрше хуҗалыклардан ташысалар гына инде.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, терлек азыгының иң сыйфатлы, витаминнарга бай чагы июнь аеның беренче ун көнлегенә туры килә. Соңга калганда, печәндәге файдалы матдәләр көнләп түгел, сәгатьләп кими. «Сыйфатсыз азыкның сөт җитештерү күләменә тискәре йогынтысы арта», – ди министр.
Ул хуҗалыклар алдына печәннең беренче уңышын 15 июньнән дә калмый җыеп алу бурычы куя. Бу атна исә терлек азыгы әзерләүдә хәлиткеч көннәр булып тора.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: tatarstan.ru

 

 


Фикер өстәү