Коронавирус пандемиясе аркасында соңгы 50 ел эчендәге иң зур азык-төлек кризисы көтелә

БМО генераль секретаре Антониу Гутерреш дөньяның соңгы 50 ел эчендә иң зур азык-төлек кризисы чигенә җитүен белдергән. Бу хакта, The Guardian хәбәренә таянып, Lenta.ru яза.

Гуттереш барлык илләр хөкүмәтләрен коронавирус пандемиясенең аянычлы нәтиҗәләрен кисәтү һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ашыгыч чаралар күрергә чакырган. Аның әйтүенчә, озакламый фәкыйрьләр үзләренә иң кирәкле һәм иң гади азык-төлек сатып алу мөмкинлегеннән дә мәхрүм калырга мөмкиннәр.
Ашыгыч чаралар күрелмәгән очракта бөтен дөньяда азык-төлек кризисы килеп чыгарга һәм ул йөзләрчә миллион кешегә кагылырга мөмкин, дип белдергән БМО башлыгы.
Аның исәп-хисапларына караганда, быел пандемиянең дөнья икътисадына “сугуы” аркасында 50 миллионга якын кеше “чиктән тыш фәкыйрьләр” категориясенә эләгергә мөмкин.


Фикер өстәү