«ВТ» да Ильяс Галимов белән чыккан соңгы әңгәмә: «Халык яратырлык итеп көрәшергә кирәк»

Бүген – татарның бөек көрәшчесе Ильяс батыр бакыйлыкка күчкәнгә 7 көн тулды. “Ватаным Татарстан” пәһлеванның моннан дүрт ел элек – келәмнән китәргә карар кылгач биргән әңгәмәсен тәкъдим итә. Анда ул үзенең тормыш юлына бәя бирә һәм яшьләргә киңәшләрен җиткерә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 23, 12.02.2016/)

Зәйдә башланачак турнирда былтыр чемпион калган Әлмәт егетләренең күпчелеге катнашмас дип көтелә. Безгә билгеле булганча, Рүзил Ганиев белән Руслан Нургалиев җәрәхәтләрен төзәтә, Рамил Синәкәев хәзер Казан өчен көрәшә, Айвар Билалов исә бер елга тәнәфес ясарга карар кылган. Әлмәт командасы өчен иң зур югалту исә Ильяс Галимов исеме белән бәйле.

Танылган пәһлеван яшьрәк­ләргә капитан да, дус та, киңәшче дә булды. Ә узган көздә дөнья чемпионы исемен яулаган Ильяс рәс­ми ярышларда кабат чыгыш ясамаска карар кылды. Авыл батырлары бәйгесен – 8, Татарстан Чемпионатын – 8, Россиянекен – 7, Муса Җәлил турнирын 9 мәртәбә откан егет ул! Инде мондый уңышны кем кабатлый алыр? Башкалар шул хакта хыялланган арада Ильяс без­гә җиңүләренең серен һәм килә­чәктә ни эшләргә җыенуы турында сөйләде.

“Сөлге тоткан юк иде”

Дөресен әйткәндә, кечкенә чакта кулга сөлге тоткан кеше тү­гел мин. Ә авыл малаена, үзегез беләсез, эшләп үсәргә туры килә. Мәктәптән соң, Чистайдагы сов­хоз-техникумда белем алдым. Әнә шунда танылган тренер Әдип абый Нуруллин мине спортзалга чакырды. “Нишләп йөрисең аптырап, бү­ген үк күнегүгә кил!” – дигәне әле дә истә. Ул вакытта миңа 18 яшь иде. Әле менә уйлап утырам: бү­тәннәр кебек иртә көрәшә башлаган булсам, бәлки, бу яшькә кадәр тарта да алмас идем. Үзен сиздерә бит ул. Ә тренерлардан уңдым мин. Башта Әдип абый булды. Әл­мәткә килгәч, Салават абый Йосыпов белән эшләдек. Нәтиҗәгә ире­шергә ярдәм итте, дөрес юл күр­сәтте. Бер мин генә түгел, башка шәкертләре дә уңышлы чыгыш ясады аның. Димәк, тренерга да күп нәрсә бәйле.

Зур ярышлардан беренче уңыш китергәне 1996 елда булды. Өлкән үсмерләр бәйгесендә икенче урынны алдым. Олылар ярышында исә беренче медальне Зәйдә яуладым. “Ватаным Татарстан” газетасының каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган бәйгесе иде ул. 85 килолы егетләр ярышында Кукмарадан Рәмис Фәхретдиновка оттырып, өченче урынны алдым. Шуңа күрә, Зәй һәм әлеге турнир аеруча истә калган. Гомумән, бу бәйгене иң көчле көрәшчеләр чыгыш ясаганы, дәрәҗәле булганы өчен аеруча үз итәм. Халык та ярата аны.

Көрәшчеләр гомере өзелгән батыр Ильяс Галимов турында: «Көрәшебездә тәртип булсын дип тырышып йөрде»

“Машиналарны язып барам”

Җиңүләр күп булды. Әмма аларга ничек ирешелгәнен үзем генә беләм. Иң авыр җиңү узган көз Дөнья Чемпионатында булды. Минем өчен соңгы ярыш иде ул: тамашачы алдында җиңелергә ярамый! Финалда әзәри егете бе­лән көрәштем. Хәл дә бетеп китте. Әмма барыбер ота алдым. Иң истә калган җиңү 2011 елда Россия Чемпионатында яуланды. Уфада Башкортстан көрәшчесе Юрий Сабанов белән бил алыштык. Аны бер­ничә секунд эчендә чистага салдым. Ә Сабанов башкортларда легендар көрәшче санала. Аны җиң­гәч, бөтен халык басып кул чапты. Ничә Сабан туенда батыр калганымны белмим. Зурлары гына 50дән артып китә. Казанда 12 мәртәбә җиңдем. Машиналарга килгәндә, һәрберсе турында кайда отканымны һәм кая киткәнен язып барам.

“Бүләк өчен көрәшмиләр”

Җиңәр өчен иң элек теләк кирәк. Отам дип йөрисең икән, була. Әле хәзер дә атнасына өч тапкыр күнегүләргә йөрим. Ашау-эчүгә, режимга игътибар кирәк. Эчеп-тартып йөргән кеше чемпион була алмый. Ярышка әзер­лән­гәндә, үземне күкрәгемә медаль таккан итеп күз алдына китерә идем. Кеше хыялланып яшәргә тиеш. Бүгенге яшьләргә нәрсә киңәш итәмме? Халык яратырлык итеп көрәшергә кирәк. Айдар, Айрат, Ранилләр әнә шулай бил алышты. Келәмгә бүләк дип чыгарга ярамый, анысы соңрак үзе килә. Болар, әлбәттә, кешенең тәрбиясенә дә, тренерларга да бәйле.

“Үкенүдән файда юк”

Һәрбер җиңелүдән сабак алыр­га тырыштым. Үкенүдән файда юк. Димәк, нәрсәнедер эшләп бетер­мәгәнсең, кабат тырышырга кирәк. Минем дә җиңелгән булды. Әмма якшәмбе көнне оттырып кайтсам, дүшәмбе тагын да ныграк үҗәт­ләнеп шөгыльләнә башлый идем. “Безнең урамда да бәйрәм булыр әле”, – дип өметләндем. Бул­ды, әл­бәттә, төрле хәлләр. Әмма зыянлы әйбер эшләдем дип уйламыйм. Допинг дип сөйлә­деләр. Белә торып, тыелган матдә кулланган булсам, бер хәл. Мин генә түгел, башка егетләр дә бу мәсьәләдә күп нәр­сәне белеп бетерми бит. Безнең көрәштә медицина, фармакология юк әле ул. Төбәкләрдә бигрәк тә. Минем өчен ул вакыйгалар тагын да ныграк көрәшергә этәргеч булды. Келәмгә чыгып, яңа җиңү­ләр яулап, шуны раслый алганыма сөенәм.

Легендар көрәшче Айрат Гыйлаев: «Аралашып яшик, бер-беребезне саклыйк!»

“Камиллекнең чиге юк”

Мин бил алышкан елларда кө­рәштә зур үзгәрешләр булды. Шартлар яхшырды – Марат Готыф улы милли спорт төре өчен бик күп тырышты. Җитәкчеләр алмашынды, мәрхүм Наил Хөснул­ло­вич, Мә­газь абыйлар белән эшләр­гә насыйп булды. Кагыйдәләр үз­гәр­де: хәзер егетләр аркасына ятмый башлады, көрәшнең тизлеге артты. Татарстанда милли көрәш профессиональ спорт төренә әве­релде. Әм­ма кайчан да булса, япон­нар­да­гы сумо кебек, дәүләт дәрәҗә­сендә игътибар бирелә торган төр­гә әверелер дип хыялланам. Ме­нә шул дәрәҗәгә күтәрелсәк, дөнья күләменә дә чыга алырбыз. Ә хө­кемдарлардан көчсез көрәш­челәр генә зарлана. Атнасына бер күнегү белән келәмгә чыга да, үзен көч­ле­гә санап, җиңүгә өметләнә. Элек, бәл­ки, мөмкин булгандыр ул, ә хә­зер юк инде. Безнең хөкем­дар­лар­ны көчсез димәс идем. Алар­ның эшен яхшырту өчен, феде­ра­ция­нең бүгенге башкарма директоры Равил Гарифуллович та күп эшли. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк.

“Авыр булса да, тик тормыйбыз”

Әлмәт көрәшендә буыннар алмашу бара. Мәҗит Салихов җитәк­челек иткәндә, зур күтәрелеш булды. Хәзер бераз авыррак, әмма барыбер тик тормыйбыз. Яшь егет­ләр үсеп чыкты. Киләсе ярышларда, бәлки, беренче урыннар ала да алмабыз. Әмма ике елдан тагын көчле команда тупланыр дип өмет­ләнәм. Теләгебез, хыялыбыз бар, димәк, нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Үземнең дә шәхси планнар, фи­керләр күп. Ә алар көрәш белән генә бәйле түгел. Әлбәттә, көрәш­тән бөтенләй китеп булмас, әмма үземне башка эштә дә күрсәтергә телим. Ник икәнен әйтми торам – анысын вакыт күрсәтер.

Илнар Хөснуллин

 


Фикер өстәү