Мәктәпне тәмамлаучыларга табигатьтә утырырга рөхсәтме?

Улыбыз быел 9 сыйныфны тәмамлый. Сыйныфташлары белән паркта хушлашу уздырырга телиләр. Хәзер рөхсәт ителәме? Табигатьтә пикник оештырырга ярыймы икән?

К.Миньярова

 Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте:

-Мондый кичәләрне уздыру соравы белән министрлык шөгыльләнми. Әлеге мәсьәләне белем бирү оешмасы җитәкчелеге һәм ата-аналар комитеты белән хәл итәргә мөмкин.

Редакциядән: Теләсә нинди табигатькә чыгу нияте ял итәргә җыенучылардан җаваплылык һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәүне таләп итә. Янгын куркынычсызлыгы, тормыш иминлеге хакында онытмаска иде. Балаларны мөстәкыйль рәвештә үзләрен генә урманнарга җибәрмәү дә хәерлерәк.

Казан шәһәрендәге паркларда (Горький исемендәге һәм Горки-Әмәт урман-паркында) куркынычсызлык максатларыннан газоннарда пикник уздыру һәм ачык һавада ял итү өчен махсус ак түгәрәкләр ясалды. Диаметры өч метрны тәшкил иткән урында ялгызың гына спорт белән шөгыльләнергә һәм зур булмаган компаниядә пикник оештырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: 8 июньнән җәмәгать урыннарында битлекләр кию таләп ителми башлады. Шул ук вакытта битлек һәм пирчәткә кию  кибетләрдә һәм транспортта гамәлдә кала. Моңарчы урамнарда һәм паркларда да битлекләр кию таләбе бар иде.


Фикер өстәү