Балалары бәхетсезлеккә тарыган әти-әниләр: «Бер генә минутка калдырган идем»

Соңгы биш айда  балалар катнашында  125 юл һәлакәте теркәлсә, анда  4се җан биргән, 139ы имгәнгән. Кызганыч, җәйне менә шундый күңелсез саннар белән каршы алдык. Балаларга куркыныч юлда гына түгел, өйдә дә, башка җирдә дә янарга мөмкин.  “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында белгечләр әти-әниләрне тагын бер кат сак булырга  кисәтте.

Баласы урындыктан, диваннан, тәрәзәдән егылып төшкән сабыйларның әниләре ДРКБның нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир  Ивановка әнә шулай дип аклана. Ел саен сырхауханәгә   бала төрә торган урыннан мәтәлеп төшкән 100 бәләкәчне китерәләр. Яз-җәй айларында бигрәк тә сабыйлар “москит сетка”гага эләгеп, тәрәзәдән егылып төшә.

–Беренче балалары гына булса, тәҗрибә җитмәгән дияр идең инде. Арада икенче-өченчесен тапкан әниләр   дә шактый.  Бу төр әти-әниләрнең  еш кына үз-үзләрен тотышына игътибар итәм. Алар баласын карыйсы урында, янәшәдәгеләр белән сөйләшеп утыра. Күрәсең, белем, аңлату җитмидер.  Егылганда, иң беренче чиратта баланың башына зыян килә, – ди нейрохирург. – Баланы бер минутка да ялгызын  гына калдырырга ярамый. 2–3 яшь – сабыйлар өчен бигрәк тә куркыныч чак. Пешү өчен дә  кечкенә балага бер чынаяк чәй җитә.

Табибка  урамда турникта тартылганда җәрәхәт алган, тимер капкага, подъездларда егылганнар белән дә еш очрашырга туры килә. Авылда балалар сарай түбәсеннән егыла. Гомумән, яз-җәй көннәрендә тәүлегенә 40-50 баланы китерәләр икән. Үз чикләү вакытында әлеге сан кимесә дә, активлык арткан очракта, ул тагын күбәячәк.  Тиздән коену сезоны җитә. Табиб әти-әниләрне бу мәсьәләдә дә   игътибарлы булырга чакыра.

Сәпиде бар, шлемы юк

Татарстан  Дәүләт автоинспекция башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов  белдергәнчә, әти-әниләр балаларына сәпид сатып алса да,  баш, терсәк-тезләрне саклагыч җайланмалары  турында оныта. Саклык чарасы булганда, егылган очракта  зыян күпкә азрак киләчәк. Белгеч  14 яше тулмаган балаларга сәпид белән  олы юлга  чыгарга  ярамаганлыгын кисәтте. Әти-әниләрдән мотоцикл, скутер, машина ачкычларын ераккарак җыяюны сорый.

Узган ел Питрәч һәм Югары Осланда велосипедчы ике бала үлгән. Быел май аенда гына  велосипедчылар катнашында  4 юл фаҗигасе теркәлгән,  нәтиҗәдә 4 бала зыян  күргән.  Түбән Кама да Киа автомобиле йөртүчесе   11 яшьлек  велосипедчыны бәрдергән.  Июнь башында  Тукай районында 14 яшьлек мотоциклчы үсмер   10 яшьлек  велоспедчы балага  зыян сала.

Узган елның шушы  чоры белән чагыштырганда  балалар катнашындагы фаҗигаләр кимесә дә, ун районда киресенчә, арту күзәтелә. Болар – Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Югары Ослан, Питрәч, Зәй, Кайбыч, Балык Бистәсе,  Чирмешән, Чистай районнарында.

Балаларның күбесе пассажир  буларак та  җәрәхәт ала. Соңгы биш айда 71 һәлакәттә 4 баланың гомере өзелсә, 82се төрле җәрәхәт алган. Балаларны машинада арбасыз йөртүнең дә ахыры хәерле тәмамланмый. Әйтик, Казан-Шәмәрдән юлындагы  авариядә арбада утырган бала исән калса, шул ук вакытта аннан башка булганы  һәлак була. Гомумән, бу җайланмасыз балаларны  йөрткән 4,5 мең  йөртүче штрафка тартылган.

Төнлә нишләп йөргәннәр?

Җәүялеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Биш айда 50 юл һәләкатендә 53 бала   имгәнгән.  Дамир Бикмөхәммәтов Яшел Үзәндә районындагы ике фаҗигагә туталды. Май аенда Яшел Үзәндә  Газель  хуҗасы  көйләнмәгән җәяүле кичүеннән  үзләре генә чыгучы  6-7 яшьлек кызларны бәрдерә, икесе дә җәрәхәт ала.  Икенче очрак –  июнь башында   төнге сәгать 1 яртыда  Нурлат–Акъегет юлында килеп чыга.  Ваз автомобиле   тукталышта торган үсмерләр  өстенә менә.

–Бу балалар төнлә нишләп йөргән? Әти-әниләре кайда? Балаларга төнлә әти-әниләреннән башка урамга чыгарга  ярамый, –дип кисәтте Дамир әфәнде.

Быел барлыгы 886  бала юл йөрү кагыйдәләрен бозган. Аларның һәрберсенә “Тукта, синең гомерең куркыныч астында” дигән карточка төзелгән. Беркетмәләр балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенә җибәрелә. Бу инде  балага да, әти-әнигә дә кара тамга дигән сүз.

Балага ничә яшьтә үз-үзен тоту  кагыйдәләренә өйрәтә башларга? Белгечләрнең җавабы шундый: Көн саен! Яшькә карамыйча! Әти-әниләр үзләре дә  үрнәк булырга тиеш.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү