100 яшьлек Гайшә әби турында күршесе: «Бик итагатьле, тәртипле намаз карчыгы, уразаларны калдырмый, зиһене әйбәт»

Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында яшәүче Гайшә апа Ганиева – ТАССРның яшьтәше. Шушы көннәрдә ул 100 яшен тутырды. Гайшә апаны котларга район башлыгы Михаил Афанась­ев та килде, сәламәтлек, матур тормыш теләде.

Башлык кына түгел, әлбәттә, котлаучылар күп булган. Социаль яклау хезмәткәрләре, авылдашлары, бигрәк тә күршеләре якын иткән, журналистлар да аптыратып бетергән.

– Шуңа күрәдерме, әбинең бу көннәрдә бераз кәефе китеп тора әле. Кан басымы күтәрелде. Бимазаларга тырышмыйбыз. Ял итсен, бераз хәл алсын, дибез, – диде күршесе, инде күп еллардан бирле Гайшә әбинең үзенә дә, йорт-җиренә дә, каралты-курасына да, бакчасына да күз-колак булып, тәртиптә тотучы гаиләнең хуҗабикәсе Зөлхәбирә апа Әхмәтова.

Гайшә апа турында сорашкач, ул, документларын алып килим әле дип, пауза да ясап алды. Хәер, кәгазьләрсез дә сөйләр иде инде ул әби турында. Бөтен тормышы күз алдында бит. Элеккеләрен ишетеп белгән, озын кичләрдә әби үзе хакында мең кат сөйләгәндер инде. «Бик күркәм, итагатьле, тәртипле намаз карчыгы, уразаларны да калдыр­мый, зиһене әйбәт», – ди бит.

– Гайшә апа үз авылыбыз кешесенә кияүгә чыгып, бик аз гына яшәп калган. Сугыш башланган. Бер елдан иренең һәлак булуы турында хәбәр килгән. Икенче ире Хәбир абый белән дә 8 ел гына яшәделәр. 1974 елда ул да фаҗигале төстә үлеп китте: печән алып кайтканда, олау астында калды. Хәбир абый күршедә генә яшәгән иде. Хатыны бик нык авырганнан соң үлеп китте. Өч баласы калды. Гайшә апа белән бик матур яшәп киттеләр. Ике хуҗалыкны бер иттеләр. Йортны яңарттылар, каралты-кураны да төзеделәр. Икенче йортны да ятим итмәделәр: бакчасына бәрәңге утырттылар. Хәбир абый вафатыннан соң да әби бик хәлле яшәде әле. Ул вакытта өч баласы да исән иде. Гайшә апа, моннан ун ел элек бик каты егылып, бот сөяген сындырды. Хәле бик авыр булды. Табиблар, рәт чыкмас, аягына баса алмас, диделәр. Ходайның рәхмәте белән әби терелеп китте. Башта өй буенча урындыкларга тотынып йөри башлады, аннан аягына басты. Яшел Үзәндә яшәүче Гөлсинә исемле кызлары Гайшә апаны бик карады. Атна саен кайтып йөрде. Киткәндә: «Әнигә күз-колак булырсыз инде», – дип әйтеп китә иде. Гайшә әбигә «ияләшүебез» шул вакыттан ук килә. Көнгә бер генә түгел, әллә ничә кереп чыгабыз. Тик, ни кызганыч, Гөлсинә 6 ел элек вафат булды. Югыйсә бик яхшы тәрбияләде ул әнисен. Атна саен мунча да кертте. Бер улы йөрәгенә операция ясатканнан соң үлеп китте. Яшел Үзәндә яшәүче тагын бер улының соңгы араларда күренгәне юк. Бәлки, үзенең дә проблемалары бардыр. Тол хатын буларак алынган фатир, авылдагы йортны мираска калдыру буенча да балалар арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыкты булса кирәк. Элег­рәк киңәш-табыш корырга дип, авырган чакта хәл белергә дип, әби янына авылдашлар да күп килә иде. Хәзер сирәгәйделәр инде…

Монысы исә әбинең чордашлары, кайгыларны бергә кичереп, шатлыкларны бергә бүлешеп яшәгән кешеләрнең китеп барулары белән бәйледер, күрәсең. Югыйсә Гайшә әби бик яхшы сөйләшә, зиһене бик әйбәт, ди Зөлхәбирә апа. Үзе бер тарих бит инде. Заманында Мари урманнарыннан кайтып кермәгән. Ялгыз да булгач, андый эшләргә баручылар исемлегендә һәрвакыт беренче булгандыр. Кышкы озын кичләрдә, фронт өчен дип, оекбашлар бәйләгән. Аннан гомер буе тавык фермасында эшләгән. Бригадир итеп тә сайлап куйганнар үзен.

– 40 ел ялгызым яшим бит инде. Картайдым, бик картайдым, дип йөреп тора, тышларга чыкмый инде, – ди күршесе. – Элек мунчага үзебезгә алып чыгып юындыра идем. Керәсе килми башлагач, улым өендә душ ясап бирде. Шунда юындырам хәзер. Әбигә бик ошый. Бакчасын да карыйбыз. Менә әле генә ирем, чистартып, бөтен печәннәрен, чүп үләннәрне чабып керде.

Зөлхәбирә апа Гайшә әби турында сөйли дә сөйли. Шундый яратып, якын итеп сөйли ул аны. Ялгыш кына да бер зарлану сүзе дә ишетмәссең. Нәкъ шул урында мине яңа уйлар биләп ала. Шундый очраклар да була бит: кайчагында бөтенләй ят кешеләр иң якын туганнарыңа караганда да сине күбрәк кадерлиләр, күбрәк ярдәм итәләр. Күршең үзеңнән дә әйбәтрәк булсын, дигән гыйбарә әнә шул Зөлхәбирә апа кебекләр турында барлыкка килгәндер инде ул.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү