Ничек дөрес кызынырга?

Көннәр җылынып, күктән кояш кыздырганда, өйгә керәсе дә килми. Күпләр, форсаттан файдаланып, шәпләп кенә кызынып калырга да ашыга. Тәнемне матур шоколад төсенә кертәм дип хыялланганда артыгын тырышып ташламас өчен ничек дөрес кызынырга?

Кояш нурлары кәеф өчен «җаваплы» серотонин гормонын арттыра, организмны Д витамины белән баета, иммунитетны ныгыта. Әмма һәр нәрсәдәге кебек үк биредә дә чама хисен югалтырга ярамый. Юкса, кояшта кызынырга яратучыларны вакытыннан алда картаю, тире яман шеше кебек афәтләр сагаларга мөмкин. Шуңа күрә кояш нураларының тән тиресенә тискәре йогынтысын киметү өчен кызыныр алдыннан иң элек махсус крем сатып алырга кирәк. Аны кояшка чыгар алдыннан, ким дигәндә, 20 минут алдан сөртергә кирәк.

  1. Кыска вакыт аралыгында шоколад төсенә керергә хыяллану — зур хата. Юкса, тән тиресен яндыруыгыз да бар. Шуңа күрә беренче көнне төшкә кадәр — 10-15 минут, төштән соң 15-20 минут кына кызынырга киңәш ителә. Алга таба бу вакытны көн саен 10шар минутка арттырып барырга кирәк.
  2. Тән тиресе яхшырак каралсын өчен кызыныр алдыннан аны скраб яки башка косметик чара ярдәмендә чистартырга онытмагыз.
  3. Иртәнге уннан кичке сәгать дүрткә кадәр кояш нурлары аеруча каты кыздыра. Шуңа күрә бу вакыт аралыгын күләгәдә уздыру хәерле.
  4. Кызыныр алдыннан яшел чәй эчсәгез дә файдалы. Ул тән күзәнәкләрен ныгыта. Кызынырга җыенучыларга сөт, сыр, йогырт ашаудан тыелырга кирәк. Алар кояшның күзәнәкләргә тәэсирен арттыра.
  5. Кызынганнан соң тәнне йомшартучы крем кулланырга да онытмагыз. Ул кояш нурлары тәэсиренә дучар булган күзәнәкләргә «хәл кертеп» кенә калмыйча, кызынган урыннарны да ныгытачак.
  6. Кызынганда баш киеме дә кияргә онытмагыз.

 

Кояшта артыгын кызынып атып, тән тиресе янганда нишләргә?

Иң беренче эш итеп күләгәгә чыгыгыз. Алга таба кояшта пешкән тән тиресен суытырга кирәк. Моның өчен ул урыннарга салкын суга манылган чүпрәк куеп торырга кирәк. Аны 15-20 минут тотасы. Җылымса су белән чайканып чыксагыз да комачау итмәс. Әмма пешкән урыннарны сабын белән юарга ярамый! Ул яраны тагын да ярсытачак. Салкын компрессны көненә берничә мәртәбә куярга кирәк.
Яралар төзәлгәнче пешкән тән тиресен кояш нурларынннан сакларга кирәк булачак. Кояшта янганнан соң хәлсезлек сизелсә, аспирин яки парацетамол эчәргә киңәш ителә. Хәлегез авыраеп, баш авырту, күңел болгану, бизгәк тоту кебек билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү