Әби-бабайны алдалап булмый: ярдәмең тисә, акча эләгә, тимәсә — юк

80 яшьтән узган өлкәннәрне караган өчен дәүләт акча биргәнен беләбез. Аның суммасы әллә ни күп булмаса да, беркайда да эшләмәүче кешеләр өчен ярап тора әле ул. Хәзер түләнә торган 1200 сум акчаның күләме якын арада артмаячак. Күп акча эшлисең килсә, берничә кешене тәрбияләргә була. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйттеләр.

–  Республикада 80 яшьтән узган 90 мең кеше әлеге акчаны ала. Аларны 68 мең кеше тәрбияли. Шуннан чыгып уйлап карагыз инде – бер кеше 5-6 әби-бабайны, хәтта 8әр кешегә ярдәм күрсәтә. Андыйларның бу эше стажга да керә һәм пенсиягә 1,8 коэффициент  өсти, – ди Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе бүлегенең  Пенсия билгеләү һәм аны яңадан исәпләтү бүлеге җитәкчесе Светлана Гайдук.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акчаны бары тик беркайда эшләмәгән кешеләргә түлиләр. Әгәр теркәлмичә эшләп һәм бу акчада дәгъва кылалар икән, бу очракта эш бирүче җаваплылыкка тартыла. Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән I төркем инвалид бала үстерүчеләргә дә дәүләттән акча бирелә. Әгәр әтисе яки әнисе баланы үзе тәрбия кыла икән,ул ай саен дәүләттән 10 мең сум акча алып бара. Әгәр бу сабыйларны башка кеше караса, 1200 сум түләнә. Республикада11 мең кеше үз баласын тәрбияләсә, 3861 сабыйга чит кеше ярдәм күрсәтә.

Өлкәннәрне мәктәп укучылары да карый ала. 14 яшьлекләргә опека бүлегеннән рөхсәт кирәк була. 15-16 яшьлекләр исә эшкә рөхсәтсез дә урнаша ала. Тик алар әби-бабайга беркетелгән булса, башка җирдә эшләргә тиеш түгел. Вакытлыча бер ай эшләп алу рөхсәт ителсә дә, аннан арттырырга  ярамый. Арттырган очракта түләнгән акчалар кире алыначак. Шуңа да өлкәннәргә яки авыру балаларга ярдәм күрсәтүче кешеләр эшкә урнашулары хакында 5 көн эчендә хәбәр бирергә тиеш. Вакытлыча эше беткәч, бу кешеләр теләкләре булган очракта, яңадан өлкәннәрне тәрбияләргә теләвен, Пенсия фондының сайтына кереп, шәхси битендә хәбәр итә ала. Ә менә үзмәшгүль булып теркәлүчеләргә өлкәннәрне тәрбияләгән өчен акча түләнә.

Акчаны дәүләт билгеләсә дә, тәрбия кылучыларга аны өлкәннәр үзләре бирә. Әлеге акчалар пенсиягә өстәлеп килә. Әби-бабайны алдалап булмый – ярдәмең тисә, акча эләгә, тимәсә — юк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү