Кайда сугыш, кайда түнтәрелеш

Без тыныч кына үз өйләребездә изоляциягә ияләнеп яткан бу көннәрдә дөнья сәясәтендә кайнау температурасы күзәтелә. Соңгы сәгатьләрдә генә Трамп белән Эрдоган телефоннан Ливиядәге «кайбер проблемалар» турында сөйләштеләр һәм килештеләр. Дөньяда карантин кризисы котырган бер вакытта Ливиядә бик «кайнар сугыш»лар барды.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия һәм Мисыр тарафыннан якланган фельдмаршал Хафтар көчләре үткән ел ук Триполины ала язганнар иде. Триполидагы рәсми хөкүмәткә ярдәмгә Эрдоган килде. Төрек беспилотниклары заман сугышының ни  икәнен тагын бер тапкыр күрсәттеләр. Вакыйгалар нәкъ Сүриядәгечә барды: һавадан һөҗүм итеп күпсанлы һава һөҗүменә каршы тору системалары тиен чикләвек ваткан шикелле генә ватылды, гыйсъянчыларның җанлы көче һәм техникасы юк ителде. Триполидан һәм аның тирәсеннән Хафтар гаскәрләре алып ташланды. Ике ил лидеры вакыйгаларның менә шуннан соң агышы турында сөйләштеләр һәм килештеләр. Эрдоган Путин белән дә сөйләшәчәген әйтә. Россия ягын Хафтарга хәрби ярдәм күрсәтмәскә чакырырга җыенадыр, мөгаен.

Истанбул белән Вашингтон үзара уртак тел тапкан бер вакытта, Германия – Америка күчәрендә конфликт төенләнә. Немецлар Россиянең «Төньяк агымы»на Вашингтон керткән санкцияләрдән риза түгелләр, имеш. «Из­вес­тия» газетасына бундестаг депутатлары шулай дип әйткән.  Янкилар тагын да санкция көчәйтү юлыннан атласалар, алман ягы Америка газына штраф тарифлары кертмәкче, ди. Ай-һай, Берлин андый адымга барыр микән? Бундестагтагы кайбер сул депутатларның теләге генә шундый. Россиянең мәгълүмат чаралары шул аерым сәясәтчеләр фикерен Германия сәясәте дәрәҗәсенә күтәреп күпертәләр. Немец икътисадында масштаблы түнтәрелеш бара.  Алман сәнәгате товарларын күпләп сатып алучы АКШ белән мөнәсәбәтләрне катлауландырсалар, икътисадлары бөтенләй егылачак. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Германия икътисадының бу дәрәҗәдә түнтәрелүне күргәне булмаган. Агымдагы елның апрелендә немец сәнәгате, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, 25,3 процентка түбәнәйгән. Автомобиль сәнәгате аеруча зур зыян күргән. Автомобиль җитештерү 74,6 процентка кимегән. Сәнәгать предприятиеләре өчен җиһазлар җитештерү 35,3 процентлык югалту кичергән. Трамп Германия товарларына санкцияләр кертсә, немец икътисады беркайчан да аякка баса алмаячак. Шуңа күрә бундестагның аерым депутатлары океан артына карап күпме генә йодрык болгамасыннар, бу әле ил сәясәте шундый дигән сүз түгел. Авып яткан немец икътисады өчен газ әлегә кирәк түгел, монысы хак. Тик киләчәктә үсәргә уйласалар, алманнар арзанлы АКШ газыннан баш тартмаячак, билгеле. Менә хәзерге вакытта экспортка эшләүче немец сәнәгате 25,3 процент заказларын югалткан. Андый чакта төп сәүдә партнеры булган америкалылар белән мөнәсәбәтләрне кискенләштермиләр. Шуңа күрә Россия дуслары булган немец депутатларының теләге һавада гына эленеп калыр, ихтимал.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү