Казанда әбиләргә яшелчә сату өчен махсус урын булдырылган

Казанның Мәскәү районында яшел тәмләткечләр, яшелчәләр, чәчәкләр һәм тозланган яшелчәләрне сату өчен махсус киштәләр урнаштырганнар.

Үз продукциясен сатучы әбиләр өчен яңа уңайлы урыннарны Коләхмәтов ур., 33 адресындагы сәүдә үзәге янында урнашкан. Сату урыннары «Бабушкина грядка. Дәү әни бакчасыннан» проекты кысаларында барлыкка килгән. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итте.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мондый формат мәйданчыкны уңайлырак итү өчен сайланган, әмма шул ук вакытта аны стационар булмаган сәүдә объектына әверелдерү тыела.


Фикер өстәү