Сабан туен уздырудан авыл җирлекләре баш тарта ала. Әмма моңа бәйле рәсми карар әле юк. Онлайн брифинг вакытында, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларның әлеге соравын да шәрехләде.
– Авыллар коронавирустан курку сәбәпле, Сабантуй үткәрүдән баш тарта ала. Бу бәйрәмгә бәйле төгәл карар әлегә юк, — диде ул.