Ирем пенсиясе миңа тиешме?

Ирем 1998 елда 45 яшендә вафат булды. Аның пенсиясеннән миңа компенсация тиеш түгелме? Балаларым юк, ялгыз яшим. «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсендә эшләп, пенсиягә чыктым.
Алсу Зиннәтуллина, Казан.

Россия Пенсия фондының Казандагы Совет районы бүлеге:
– Бу – шәхси сорау. Аның буенча Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Белгечләр мәсьәләне өйрәнәчәк. Туендыручысын югалткан кешегә үлгән ире яки хатыны пенсиясе күчәргә мөмкин. Аны күчертү өчен хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, ирегезнең үлеме турында белешмә һәм язылышу таныклыгын алып килергә кирәк.


Фикер өстәү