Хәтерсезлек заман чиреме?

Бүген күпләр хәтерсезлектән зарлана. Сер түгел: күбебез шунда гына куйган әйберен таба алмый интегә, тел очында гына торган исем-атамаларны әйтә алмый газаплана, йөзе бик таныш булган кешенең кемлеген хәтерли алмый җәфа чигә, кухнядан-залга яки өйдән урамга чыкканчы нәрсәгә чыкканын оныта, ә инде кибеткә барган һәр икехуҗабикәнең берсендә шпаргалка” – алырга кирәкле товарлар исемлеге (ни сәбәпледер, хәтер дигәнең ике-өчтән артык товарны сыйдыра алмый башлады)… Шулай ук кулларына төрле тамга-билге ясап, хәтерләренә язып куючылар да шактый. Эшлисе эшләрен кәгазь битенә язып каршына куючылар да (үзенә күрә план кебек берәйбер), алай итәргә онытма, моны онытма! дип конкрет бурыч куючылар да хәйран.

Иң гаҗәбе: хәтерсезлекнең яше юк, төгәлрәге, өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, балалар да бучирдән бердәй интегә. Хәер, өлкәннәрнең әле берплюсе бар: алар бүген иртән нәрсә ашаганны белмәсә дә, теге заманны үткәнне бик яхшы хәтерли. Хәтер йомгагы дигәнең олыгайгачкабаттан кирегә сүтелә башлый икән диючеләргә бер дәлил инде бу кадәресе. Бик кызык бит: моннан 30-40, хәтта 50 ел элек булган вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйли алган өлкәннәр, чират кичә-бүгенгегәкилеп җиткәч, тупикка килеп төртелә. Күрәсең, үткән еллар эчендә аларның баш мие үзенәкирәкле, җитәрлек мәгълүматны шыплап тутырган, башкасына урын калмаган. Мәгълүматбазасының, хәтер сандыгының мөмкинлекләречикле, димәк. Бүген дә бит яшьләр, яшүсмерләрарасындагы хәтерсезлекне баш миендә мәгълүматкүплек белән аңлатырга тырышучылар да бар. Бузаман чирен әйләнә-тирә мохит, яшәү рәвешебезбелән бәйләүчеләр дә, генетик үзгәрешләргәсылтаучылар да, стресс, көчле авыру, травма кичерү нәтиҗәсе дип караучылар да, башкачауйлаучылар да бар. Сәбәпләре, чыннан да, күптер. Югыйсә, бу дәрәҗәдә үк хәтерсезләнмәс идек. Укытучылар балаларның шигырь-кагыйдә ятлаусәләте кимүе, хәтта тапкырлау таблицасын авырдан өйрәнүләре турында сөйли.

Бүген дөньяда һәркем хәтер югалтуның нинди дәбулса формасы беләнөлешчә яки тулысынчаамнезия белән бер генә булса да бәрелешмикалмаган дип саный галимнәр. Феноменаль хәтергәсәләтле кешеләр дә бу кадәресеннән тулысынчаазат була алмый икән. Чөнки хәтер дигәнеңшулкадәр катлаулы психик процесс, аныюгалтуның (шулай ук онытуның дип укы) табигатенә кагылышлы рәвештә галимнәр әлләниткән теорияләр,  бер кочак юнәлеш-төрләр, тагынбик күп хикмәтле ачышлар ачкан, исбатлаган. Шуңа бәйле рәвештә хәтер яхшыртуның йөзләгәнысуллары тәкъдим ителә. Аларга яңадан-яңаларыөстәлә. Тик дистә еллар буе тәкрарланганповторение мать учения тәкъбире генәүзгәрешсез

Галимнәр кеше кабул иткән мәгълүматныберенче көнне күбрәк оныта дигән нәтиҗәгәкилгән. Оныту процентының ин зурысы шушыкөнгә туры килә икән. Кеше гадәттә үзенәаңлаешсыз һәм кызыксыз тоелган нәрсәләрнетизрәк оныта. Чыннан да, үзебезгә кагылмаганвакыйгалар хәтер китабына озакка теркәлми бит – монысын һәрберебез үзеннән белә. Кеше кайгысыиртә керә, кич чыга, диюләре тикмәгәтүгелдер. Ә менә кайбер вакыйгалар, фактларйөрәккә кан белән язып куелгандай була, ничеккенә онытырга тырышсаң да, күп вакытлар үтүбелән дә онытылмый, төссезләнми. Онытуныңбердәнбер файдасы, мөгаен, шушы очракта булыриде. Фәндә куркыныч, коточкыч хәтерне югалту(потеря страшной памяти) дип  аталучы бу процесс, кызганычка каршы, бик озак һәм бик акрын бара. Онытырга бик теләп тә, тулысынча арыныпбулмаган вакыйгалар кеше язмышында шактыйочрый. Моның бердәнбер һәм иң җиңел юлы дипгалимнәр бу хакта сирәк искә алырга (тик монысымөмкинме икән?) куша. Чөнки без ешрак искә ала торган мәгълүматлар, вакыйгалар озак сроклыхәтергә теркәлә икән. Бу срокка кергән мәгълүматфәкать башка мәгълүмат белән буташканда яисәаннан да тәэсирлерәк башка мәгълүмат өстәлгәндәгенә онытылырга сәләтле. Ә кыска сроклыхәтердә, алдан кабул иткән мәгълүматныэшкәртмичә яңасын кабул итүгә үк, алдагысысызып ташлана”. Баксаң, безнең хәтер сандыгында һәр мәгълүмат аерым саклагычларда, үзенең коды белән саклана икән. Менә нилектән хәтеребезне уятырга үзебездән башка беркем дә ярдәм итә алмый икән. Фәндә шундый аерым фактлар билгеле: теле калмык теле белән ачылып, аннан бу телне онытып, гомер буе урыс телле булып йөргән карт үләр алдыннан фәкать калмыкча гына сөйләшеп тирә-юньдәгеләрен шаккатыра (ана телен онытып, урыс-инглиз телләренә өстенлек бирүчеләр дә бер көн килеп теттереп татарча гына сөйләшә башласа, ә?!). Ә икенче берәүгә оныткан әйберсен искә төшерү өчен: Җен, шаярма!”– дип әйтү дә җитә икән. Билгеле, бернинди дә җен хәтер сандыгын  хәрәкәткә китерми, гадәткә әйләнгән бу сүзтезмә рефлекс булып хезмәт итә.

Шулай да, ни генә дисәк тә, бүгенге хәтерсезлек шактый кискен төс алды. Кирәкмәгән мәгълүматтан арынып, аларны файдалысы белән алыштырсак, бигрәк тә балаларыбызны хәтерләре белән шөгыльләнергә күнектерә алсак, бәлки беразбулса да файдасы булыр? Бүген иртән нәрсә ашаганыбызны, иртәгә үткәнебезне оныта барсак, киләчәгебез нинди булыр да, үткәне булмаган нинди буын килер? Кичәге көнебез дә булмаган килеш ничек яшәрбез?

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү