Дезодорантны ничек дөрес сайларга?

Гәрчә дезодорантны ел әйләнәсе куллансак та, җәй көне ул бигрәк тә кирәкле әйбергә әйләнә. Тик аны ничек дөрес итеп сайлап алырга, дип уйланып караучыларыбыз гына сирәк. Күпчелегебез фикеренчә, әйбәт дезодорант тир исен юкка чыгарырга һәм хуш ис бөркеп торырга тиеш. Шул ук вакытта сәламәтлеккә дә сукмаска тиешлеген нигәдер онытып җибәрәбез. Бу гигиена әйберенең “антиперспирант” дигәне дә бар бит әле. Монысының дезодоранттан аермасы нидә? Гомумән, сәламәтлек өчен кайсы зыянсыз?

Дезодорантның төп бурычы – тир бизләрендәге бактерияләрнең тынычлап “яшәвенә” ирек бирмәү. Аны сөрткәч, бактерияләр эшчәнлегенә юл ябыла, әмма тир бүленеп чыгу кимеми. Дезодорант култык асты өлешен сафландырып кына җибәрә һәм хуш ис бирә. Ягъни хуш исенең кайберәүләрдә аллергия китереп чыгаруын һәм яңа кырынган урынны әчеттерүен исәпкә алмаганда, организмга зыян салуы – юк дәрәҗәсендә.
Антиперспирант исә тирнең бүленеп чыгуын киметә. Аны сөрткәч, без азрак тирлибез яки бөтенләй дә тирләмибез. Составындагы цинк һәм алюминий тозлары әнә шундый могҗиза тудырырга ярдәм итә. Шулаен-шулай, тик күпчелеге составындагы алюминий кушылмасы – хлоргидрат кына… Савыт эчендә – сыек хәлдә, ә тән тиресенә тидергәч, катып китә һәм тир бизләрен томалап куя. Нәтиҗәдә тирләү берничә тапкыр кими. Фәнни тикшеренүләрдә алюминий гидрохлориды хайваннар организмына канцероген буларак тәэсир иткән. Антиперспирантның кеше сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч белән янавы ачыкланмаган-ачыклануын. Ләкин биредә уйланырлык әйберләр бар.
Дезодорант һәм антиперспирантлар спрей, гель, кристалл, карандаш, шарчыклар һәм салфеткалар рәвешендә эшләп чыгарыла. Дәвалау максатындагы дезодорантлар да бар. Болары тир бүленеп чыгуны туктатмыйча гына тән тиресен коры тота һәм начар исләрне юкка чыгара. Бердәнбер кимчелекле ягы – бик кыйммәт.
Куллану кагыйдәләре. Берничә сәгатькә генә каядыр чыгып кергәндә, дезодорант әйбәтрәк. Антиперспирантның исә тирләүдән саклау көче бер тәүлеккә сузыла. Дезодорантны тәүлегенә берничә тапкыр кулланырга яраса, антиперспирантны – бер тапкыр гына. Аннан килеп, дезодорантны тәннең тирли торган барлык өлешләренә сөртергә мөмкин булса, антиперспирантны – бары тик култык астына гына тидерергә.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү