«Син Кәгъбә тирәсендә бер ялгызың тәваф кылачаксың»

Мөселман дөньясын соңгы көннәрдә бер гаҗәп хәл таң калдырды. Егерме ел элек бер ир кеше хаҗ вакытында күргән төшен юраткан.

Җирле шәехләрнең берсе, төшне сөйләгәч: «Син  Кәгъбә тирәсендә бер ялгызың тәваф кылачаксың», — дигән. 2000 елда мондый юрауның рас киләчәгенә ышану бик кыен булган, билгеле, чөнки Әл-Хәрамда һәрвакытта да меңләгән кеше була, Кәгъба тирәсендә тәваф өзлексез дәвам итә.  Кемнеңдер аны ялгызы әйләнүен күз алдына китерү дә быелга кадәр мөмкин түгел иде. Әмма гадәттән тыш хәл килеп туды да коронавирус Әл-Хәрамны да карантинга япты: тәваф тукталды. Бу үзе үк кешелек тарихында бик сирәк очракларда гына була торган гадәттән тыш хәл. Егерме ел элек төш юраткан хаҗиның төше шуның белән рас килде: аның Кәгъба тирәсендәге ялгыз әйләнешен фотога төшереп бөтен дөньяга тараттылар.

Төш ничек юралса, шулай тормышка аша да. Бу шиксез әйбер. Үземнең дә берничә тапкыр тормышка ашкан рас төшләр күргәнем булды. Әмма газета хәбәрчесен моннан унбиш еллар тирәсе Согуд Гәрабстанында галимнәр тарафыннан юралган тагын бер төш сагайта. Төшен сөйләүчегә галимнәр ул чакта: «Син Дәҗҗалны күрәчәксең»,— дип әйтәләр. Кыямәт алдыннан чыгачак һәм үзен Аллаһы Тәгалә дип ышандырып, күпчелек халыкны үз артыннан ияртәчәк бөек ялганчыны Дәҗҗал дип йөртәләр. Аның мәйданга чыгачагы турында барлык пәйгамбәрләр дә үз өммәтләренә сөйләп калдырганнар. Ислам дөньясы бүгенге дөньядагы вазгыятьне Дәҗҗәл системасы дип бәяли һәм якындагы елларда бик зур гипноз сәлатенә ия булган ялганчының планетакүләм маршы башланачагын көтә. Югарыда юралган төш исә бу вакыйганың хәзерге буын гомерендә булачагын сөйли. Чын дөресен бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә, әлбәттә. Әмма тагын бер нәрсә хак: Дәҗҗәл чыгар алдыннан дөньяда тиңе булмаган кризис башланачак, фетнә кубачак, хаос таралачак.

Рәшит Фәтхрахманов


3 фикер

    1. Күңелсезләнергә урын юк. Аллаһу Тәгалә нәрсә язган — шул булачак. Әмма дәдҗәлнең кайчан чыгасын беркем дә белми, хәтта шәех тә. Ә монда бер кешенең гомеренең бер өлеше белән чикләнгән вакыт күрсәтелгән. Монда шикле моментлар бар. Берсе 20 ел элек юралган, икенчесенең юралу вакыты билгеле түгел. Кем бу ике төш күрүчеләрнең юралуларын (ике шейхтан икәне аңлашыла) бергә бәйләгән??? Бу кеше 20 еллар буена төш күрүчеләрне кәгъбатуллад сагалап утырганмы? Әллә шул вакытлар эчендә «кем төш күрде һәм шейхка юратты?» — дип сорап йөргәнме? Бу сүзәр кем аша тапырыган һәм ул гарәпчә беләме? Төш күрүчеләр кайсы илләрдән? Аларның ошбу төшләре турында ничек бер кешегә барып ирешкән??? ошбу сорауларга җавап булмаса, боларның ялган булуы ихтималлыгы икәнлеге 100% ка якын. Мөхәммәд (сгвс) әйткән ки: «… Минем өммәтем 73 фиркага бүленер… һәм аларның берсе генә җәннәткә керер…». Ошбу Җәннәткә кермәүче 72 фирка арасында андый кыссаларны чыгаручылар җитәрлек!… Сак булырга кирәк, ошбу фиркаларның сүзләрен галәмгә таратудан һәм аларның фиркаларыннан хисапланып, ахирәттә җәһәннәмгә барып эләгүдән. Ялган сүзләрне таратучылар — шул хак дәҗҗәлгә иярүчеләр булып аның үзе белән бергә җәһәннәмгә керүчеләрдән булудан сакланырга кирәк. Пәйгамбәребез (сгвс) әйткән ки: «… теләсә кемнең сүзен тарату — ялганчы булу өчен җитә… «. Ә ялганчы булу — динебездән чыгара. Кешегә әйтеләме бу, журналда языламы — барыбер. Тәүбә кылып төзәлергә кирәк һәм намаз укырга кирәк. Шушыннан башкача мондый афәтләрдән котылып булмас… Аллаһу тәгаләгә тапшырмыйча бе эш тә эшләмәскә кирәк!!!

Фикер өстәү