Андрей Кондратьев: «Тавыш бирүдә катнашу кибеткә барудан да куркынычсызрак булачак»

Үзәк сайлау комиссиясе һәм аңа караган башка сайлау комиссияләре дә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү көнендә тавыш бирүчеләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү эшләрен алып бара.

Үзәк сайлау комиссиясе искәрткәнчә, тавыш бирүчеләр дә, сайлау комиссиясе әгъзалары да тавыш биргән көнне битлек һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк. Ә контактсыз гына тавыш бирү юлын сайлаучылар янына чыгу өчен сайлау комиссиясе әгъзаларына медицина халатлары бирү һәм транспорт чараларын дезинфекцияләү каралган.

Куркынычсызлык максатыннан тавыш бирү көнне  бер комиссия әгъзасына 4 пар перчатка, 4 битлек һәм антисептик биреләчәге турында әйтте Татарстан буенча Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

– Гомумән, һәр сайлау участогы өчен 14 литр кулны дезинфекцияли торган сыеклык китереләчәк. Бүген барлык территориаль сайлау комиссиясе шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән. Сайлау комиссиясе участокларында әзерлек эшләре бара, алар татарстанлыларны 16 июньнән кабул итә башлаячаклар.  Шуны әйтәсем килә: тавыш бирүдә катнашу кибеткә барудан да куркынычсызрак булачак, — диде Андрей Кондратьев.

Гадәти булмаган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, тавыш бирү билгеләнгән датадан алты көнгә иртәрәк башлана. Бөтенроссия тавыш бирү 1 июльдә булачак.


Фикер өстәү