Фарсил Зыятдинов: «Ефәк күбәләгеннән тәмәке төнәтмәсе коткара»

Ефәк күбәләге Сарман районында да күренә башлады. Слива, балан, миләш агачларын ашап бетерәләр инде. Өч тапкыр агу сиптем. Җиңеп булмый. Белгечләр “Искра М”, “Искра ДЭ” препаратларын кулланырга киңәш итә. Тик алар химик препаратлар. Бал кортларына зыяны бар. Умарталарга зыян килмәслек итеп нинди халык чараларыннан кулланырга мөмкин икән?

Гөлнур Фәрхетдинова, Сарман районы

Фарсил Зыятдинов, бакчачы:

– Чыннан да, умарта кортларына зыян булмасын өчен, ефәк күбәләгенә каршы булган әлеге препаратларны чәчәк аткан вакытта сибәргә ярамый. Шуңа күрә әгәр үзләрендә, яки күршеләрендә умарта кортлары бар икән, ефәк күбәләгеннән котылу өчен халык чараларыннан файдаланырга киңәш итәм. Беренчедән, тәмәке төнәтмәсе булышыр. Моның өчен 5 литр суга 200-300 гр тәмәке тузаны салырга кирәк булачак. Шуны ярты сәгать кайнатканнан соң тондырып сибәргә кирәк. Бу төнәтмәгә ахырдан гына дегет сабыны кушып җибәрсәгез дә яхшы була. Моннан тыш, бөҗәкләр киләсе елга да агачларга зыян салмасын өчен, чараларны быелдан ук күрә башларга кирәк. Беренче кат эшкәртүне “Искра М” белән иртә язда ук башкарырга кирәк. Моның өчен 5 литр суда 1 ампуланы эретеп сибү мөһим. Ә икенче тапкыр чәчәкләр койгач эшкәртергә кирәк. Бу очракта “Искра ДЭ” препаратын куллану нәтиҗәле булыр. Бер агачка бөркер өчен 5 литр суга 1 төймә салу да җитә.

 

 


Фикер өстәү