Чыгарылыш укучылары имтихан бирми генә аттестат алачаклар

Россиядә егет-кызлар чыгарылыш имтиханнарын бирмичә генә аттестатлы булачак. Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән тиешле карарны имзалаган. Документта билгеләп үтелгәнчә, тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучыларга аерым тәртиптә урта белем алу турында документ тапшырылачак. Шулай итеп, мәктәп аттестаты нәтиҗәләре буенча гына да урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керү мөмкинлеге ачыла.
Мәгълүм булганча, коронавирус таралу аркасында имтиханнар тапшыруның гадәти тәртибе үзгәртелде. Бу балалар һәм укытучыларның иминлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк, диелә карарда.
Моңа кадәр Мишустинның 2020 елда Россиядә чыгарылыш сыйныфлары укучыларының Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен күрсәтмичә генә вузларга документлар тапшыра алуын белдерүен искә төшерик.


Фикер өстәү