«Әти, әнинең сөяркәсе бар» (Гыйбрәтле язмыш)

Шушы җөмлә 15 ел яшәгән гаиләне җимергән. Кызының үсмерлек чорына кереп, егетләр белән йөри башлавын сизенгән Гөлфиягә тормышны яңадан башларга туры килә.

Бу хәлләргә 7  ел булды инде. Чаллыда яши идек. Иремне бик яратып кияүгә чыктым. Ул да мине ярата кебек иде. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Бәхетле яшәрмен дип кияүгә чыгуым хыялда гынакалды. Ирем эчкәч кул күтәрә башлады. Мин төскә-биткә чибәр дип, көнләште ул. Хәтта тулай торактаяшәгәндә, бүлмәдән чыгып йөрмәскә куша иде. Ә бит кулда юасы бар, кер дә юасын, ашарга да пешерергә кирәк. Берәрсе хатынын чибәр дисәләр дә, кайтып кыйнады. Кызларым бу хәлләрне күреп үсте, – ди Гөлфия. – Аерылып китәр идең, әтидән курыктым. Аның Казанда бер бүлмәле фатиры да бар иде. Әллә шунда кайтыйммы дигәннәрем күп булды.

Әтисе кул күтәргәндә, олы кызы Фирая әнисен геляклап чыга. Әтисеннән сүз әйттертми. “Китикмоннан, башка түзмә”, – дип тә киңәш бирә. Әмма көннәрдән беркөнне ул үзгәрә. Егетләр белән йөри башлагач, әнисенә каршы килә. Гөлфия кызыялгыш юлга кермәсен дип, аны бу хакта гел кисәтеп тора. Очрашып йөргән егетне аңа пар түгеллеген дә әйтә. Кызы исә, әтисе белән әнисе бертавышланганда ачудан бер гөнаһсыз әнисе турында: «Әти, әнинең сөяркәсе бар!»- дип әйтеп куя. Ярсыган ир бу юлы хатынын каты кыйный. Тынычлангач, өйдән куып чыгара. Гөлфия кече кызын ияртеп танышларына барып куна.

Гөлфия Фираяның бу гамәлен авыр кичерә. Әмма ана күңеле шундый бит инде ул, кызы салган яранытиз оныта. Кызы Фирая белән очрашулар эзли. Аңа смслар яза. Тик кыз әнисенә җавап бирми. Бөтен социаль челтәрләрдә дә, телефонында да, әнисен кара исемлеккә тыга. Гөлфиянең еламаган көне булымый. Җитмәсә, уртак танышлары Фираяның да гел елавын, йөргән егетенең кеше алдында кулкүтәрүен җиткереп тора. Өзгәләнә ана йөрәге. Тик бер нишли алмый.

Өч елдан  Фирая кияүгә чыга. Гөлфиянең телефоны кыска гына хәбәр җибәрә. “Никах Минзәләдә була. Килерсең”.

Гөлфия очып кына йөри. Бер атна эчендә күп итепбүләкләр ала. Пар каз пешерә, чәкчәк ясата. Иң борчылаганы – Ислам белән очрашу була.

– Минзәлә иремнең туган ягы. Никахны каенанамуздырырга булган. Кайтып кердем. Мине барысыда кочып алдылар. Үзем дә берни булмагандай, әни дип өзелеп тордым. Ул арада  элекеге ирем кайтыпкерде. Үзе генә түгел. Булачак хатынын бер җырчы кызны иярткән. Күзләр очрашты. Бер мәлгә икебездә уйга баттык. Исламның күзләрендә әле дә яшьлектәге яратуны тойдым. Ә теге җырчы кызмине бик тикшерде. Әтисе яшендәге иргә иярепйөргән бу сабыйны кызганып та куйдым, – диГөлфия.

Никахта Фирая туганнарын таныштыра башлый. Иң элек әтисен, аның сөйгән ярын атап китә, әнисе белән сеңлесенә чират ахырдан гына җитә. Анакүңеле кителсә дә, сабыр итә.Гөлфия матуртеләкләрен теләп, кулындагы конвертын кызынасуза да, китү ягын карый. Иренең туганнары җибәрәсе килмәсә дә, кайтып китә. Ярты юлдакилендәше шалтыратып: « Фирая син киткәч бикелады«, — ди.

Әнисен рәнҗеткән баланың күз яшьләре моның белән генә бетми. Ул әнисен язмышын үтә. Өйләнешеп күп тә үтми, ире кыйный башлый. Әнисен санламавын гел исенә төшереп тора. «Анаң йөргәч, син дә сөйрәлчек« дигән сүзләр әйтеп тора ул аңа. Фирая 4 елдан соң гына әнисе рәнҗеше төшкәнен аңлый. Тик гафу сорарга ашыкмый. Ислам да үзенең җырчысы белән бәхетле булаалмый. Аның каравы уртак балалары ятим үсә. Ир яшь хатын белән озак яшәми, аерылыша.

Көннәрдән беркөнне Фираяга авылдан хәбәр килә. Әнисе хастаханәгә салганнар. Тормышныүзгәртергә яңадан бер мизгел җитә! Әтисе Исламныияртеп, Фирая Казанга ашыга.

– Аңыма килеп, күзләремне ачканда янымдаФираям белән Исламы басып тора. Икесенең дә күзләрендә  яшь. Аллаһы Тәгалә гомеремне саклапкалганга күрә, мин аларны кичердем. Исламны ирбуларак кабул итә алмасам да, баламны күкрәгемә кыстым. Фирая хәзер бәхетле. Янымнан да китми. Яңадан кияүгә чыкты, баласы бар, – ди Гөлфия. – Ислам  исә чәчләренә чал керсә дә, көн дә подъезд төбе саклый. Кичерсәм дә, йөрәк кабул итми үзен.

Сиринә Хәкимова


9 фикер

  1. Гөльфия исәнмесез,хәерле көн.Йөрәгең кичермәсә син аны кичерә алмыйсың.Бәлки яшълек мәхәббәт.балалар хакына гафу итәрсең. Ялгызлык дигән нәрсә бик авыр күңел тынычлыгы табалмыйсың.Бер-береңне гафу итеп яшәргә тырышып карарга кирәктер.Без бит авырлыкларга түзәргә өйрәнгән.Бәлки ул хәлләр киредән кабатланмас.Мин гаиләләр таркалып балалар оныклар ятим булуны теләмим.Бәгыръ түгел ул таш йомшартып була.

    1. Кичеру бит ул бергэ янадан бергэ торуны анлатмый, кичеру ул хатыннын иренэ карата начарлык эшлэмэудэ. Ул аны кичерэ алганча кичергэн, балалар ускэн. Ире гомере буе ничек яшэргэ телэгэн, шулай яшэгэн. Хэзер бу ханым наконец узе телэгэнчэ яши ала, ичмасам хэзер бэхетле яшэргэ насыцп булсын. Нэрсэгэ гомер ахырын аны зориэт итмэгэн,яратмаган кеше белэн уздырырга????

  2. Кичерергэ хич тэ момкин тугел ,кургэн газаплар йорэктэн бер качан да жуелмый ,

  3. Кузгэ куренмэгэн киртэлэр жимерелми ул ,акыл узенчэ , кунел узенчэ эш итэ .

  4. Бала йорэктэн озелеп тошкэн….
    Ир ул башка…. (Дорес эшлэгэнсен ГОЛФИЯ)

  5. Кеше бу дөньяда яши-яши сабак ала. Кичерергә кирәк.
    Балаларның атасы ич ул. Бу ир очрамаса, ялгыз яшәгән
    булыр иде, кем белә. Әле балалары бар, оныклары.
    Ирне кичерергә, яхшы гына торырга. Аның гаебен танып ,
    кичерү сорауларын аяк астына салмаска. Балалар хакына.

  6. Бер тапкыр кул кутарган кеше гомерга шундый була. Бокерене зиратта тозатми дилар шул дорес.

  7. Махаббат бер гена була. Кая китасен белеп киткан яшь хатынга. Бала анасынын йэена тэкереп. Гэлфия дэрес эшлисен. Тагы яшне табар иде рате беткандер мескенен.

Җавап Отменить ответ