Коронавирус күпме урлаган?

Депутатлар Президент сайлау көнен билгеләделәр һәм бюджет үтәлешен тикшерделәр

6 нчы чакырылыш Дәүләт Советының 10 нчы утырышы көн тәртибендә баштарак нибары 16 мәсьәлә булса, соңрак аларның саны 40ка җитә язды. Бу – табигый хәл, сессия көненә хәтле парламент комитетлары, үз  утырышларын үткәреп, яңадан-яңа закон проектлары эшлиләр һәм «төп» утырышка тәкъдимитәләр.

Безгә баштарак таратылган көн тәртибендә Президент сайлау турында бер сүз дә юк иде. Ә бит регламент буенча бу әһәмиятле вакыйганың вакыты җитеп килә. Президент сайлау көнен парламент раслаганнан соң без 90 көннән дә иртә, 100 көннән дә соңга калмыйча тавыш бирергә тиешбез. Шулай итеп Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрь, бердәм тавыш бирү көненә билгеләнде.

Татарстан Республикасының 2019 елгы бюджет үтәлеше турындагы закон проектын тикшерү журналистларда кызыксыну уятты. Дөресен әйткәндә, безне узган елгы акча түгел, ә пандемия нәтиҗәсендә Татарстан бюджетына күпме зыян килү турында мәгълүматлар кызыксындыра иде. Әмма бу хакта аерым җәелеп сөйләмәделәр. Бар ишеткәнебез шул булды: бюджетыбыз 25 млрд сум акча югалткан. Быел табышка салымнар сизелерлек кимегән һәм зыянның 80 проценты нефть тармагындагы хәлләр белән бәйле.

Аның каравы узган ел бюджетның керем өлеше тәгаенләнгәннән арттырып үтәлгән. Хәтта 13 миллиард сумын эшкә җигеп өлгерә алмаганбыз һәм бу акча быелга бик ярап куяр. Депутатлар үзкертем салымнарына өстәләчәк дәүләт акчасы язмышы белән дә кызыксынганнар иде. Бу мәсьәләдә дә куркырлык нәрсә юк, тиешле акча билгеләнеп куелган инде. Бюджет үтәлешенә республика Хисап палатасының да бернинди дәгъвасы юк иде.

Сүз уңаеннан, Хисап палатасы рәисе итеп яңадан Алексей Демидов расланды. Аның кандидатурасын Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. «Алексей Иванович инде 15 елдан артык финанс контролен иң югары дәрәҗәдә тәэмин итә, аның абруе федераль дәрәҗәдә танылды. 2014 елдан алып ул –  Россия Хисап палатасы каршындагы тикшерү-хисап органнары Советы Президиумы әгъзасы», – диде. Алексей Демидовның 2007 елдан тышкы финанс тикшерүе төбәк органнарының Европа оешмасы әгъзасы булуын да искә төшерде. Әлеге шәхес турында артык сөйләп торуның кирәге юк иде, депутатлар аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

Дәүсовет утырышы җайлы гына, шома гына барганда, көн тәртибендәге бер мәсьәлә депутатлар арасында кызу бәхәс уятты. Бөтен хикмәт хәмердә иде. Сүз Татарстан җирендә алкоголь продукциясен сатуның урыннарын, вакытын чикләү хакында бара. Күпкатлы йортларның беренче катына сыенган шау-шулы кафе-барлар халыкның тәмам теңкәсенә тигән.

Алкоголь продукциясен куллануны чикләү турында федераль закон гамәлдә бар иде инде. Бу чикләүләр, нигездә, җәмәгать туклануы урыннарында хәмер сатуга кагыла. Шул законга нигезләнеп, утырышта Татарстанның үз закон проекты тәкъдим ителде. Федераль закон төбәкләрнең үзләренә дә төрле чикләүләр кертергә рөхсәт бирә. Безнекеләр гомуми мәйданы 50 квадрат метр­дан ким булган җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуны тыярга тәкъдим итәләр. «Ваклап сату урыны» халык телендә элек «забегаловка» дип йөртелсә, хәзер андый урыннарны «наливайка» дип атыйлар икән. Бу сүзне депутатларыбыз да мулдан кулланды. Рәсми тел бөтенләй онытылып, чыгыш ясаучылар кайсы шәһәрдә ничә йөз «наливайка» барын санадылар. Депутатларга халыктан «жалу»лар ява икән, алар күпкатлы йорт  аракы эчү өчен түгел, ә яшәү өчен төзелә, диләр икән.

«Наливайка»лар эчүчелек, җинаять артуына да сәбәпче. Депутатлар әйтүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына караганда, Россия дөньяда иң эчүче ил санала икән. Кайсыдыр әйтүенчә, безнең илдә аракы эчеп елына 6 мең чамасы кеше үлә. Бу Әфган сугышында һәлак булганнарның яртысы кадәр диярлек. Депутатларның кайберләре законнарны тагын да кырысландыру ягында, ә кайберләре «культуралы эчү» турында да сүз кузгаттылар, бар табышы хәмер сатудан кергән эшмәкәрләрне кызганучылар да булды.

Чыгыш ясарга теләп чиратка язылучылар артык күбәеп киткәнгә, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышларны туктатырга тәкъдим итте. Аның уенча, мәсьәлә бик четерекле һәм аны һәрьяклап өйрәнү, анализлау кирәк. Депутат Азат Хамаев тәкъдимен хуплап, бәлки, әлеге мәсьәлә буенча парламент тыңлаулары да уздырырлар. Димәк, хәмер турында күп нәрсәләр ишетәсе бар әле.

Ә хәзергә закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

 

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү