Минем өчен Россия  ул –…

Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның халык артисты:

– Россия – туган йортыбыз. Үз гомеремдә кайда гына булырга туры килмәде. Чит өлкәләрдә дә, чит илләрдә дә күп булдым. Әмма чагыштырып карыйм да Татарстанда яшәвем белән чиксез горурланам. Мин – үз илемнең патриоты. Башка җир кирәкми миңа. Бик тыныч илдә яшибез. Шөкер итәрлек тормышыбыз бар. Татар халкын Минтимер Шәймиев күтәрде. Хәзер бу эшне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов дәвам иттерә. Ялагайланып әйтүем түгел, мин – пенсиядәге кеше. Яшисен яшәдем инде, берни кирәкми. Дөньядагы вазгыятьне күзәтәм. Конституциягә үзгәрешләр кертелүгә тавыш бирергә дә барачакмын. Ил чакыра бит. Ничек өйдә ятасың?

Рәйсә Миңнуллина, 15 бала әнисе:

– Россия – минем  дөньям, яшәешем, тормышым. Башка илдә бер минут та тора алмас идем. Каядыр китеп, озак вакыт торуны да күз алдына китерә алмыйм. Без үзебез дә – бер кечкенә дәүләт кебек. Өебез бәхетле сабыйлар тавышы белән тулы. Ятим сабыйларны бәхетле яшәтәбез икән, димәк, безне илебез кайгырта. Төп һөнәрем – әни булу. Эшем – бала үстерү.

Римма Исрафилова, укытучы:

–  Илне ярату ул йөрәгеңдә булырга тиеш. Безне кечкенәдән ватанпәрвәр итеп үстерделәр. Россиядә яшәвем белән мин бәхетле. Без күп илләрдән алда барабыз. Дөрес, кимчелекләр дә бардыр. Әмма тормышыбыз рәхмәт укырлык. 92 яшьлек әнием бүгенге көнне оҗмахка тиңли. Конституциягә кергән төзәтмәләрне күзәтеп бардым. Аларның күбесе гади халыкны яклый. Хәтта хайваннарга да кадер-хөрмәт бар бит анда. Әлбәттә, тавыш бирергә барачакбыз. Бөтен гаиләбез белән  әзер торабыз.

Фәнзилә Хөсәенова, социаль хезмәткәр:

– Барып, кунак булып кайтканда, чит ил рәхәттер ул. Ләкин, миңа калса, Россия – иң гуманлы ил. Бездә, ничек кенә сүксәләр дә, яшәү шартлары күпкә яхшы. Тырышып эшләгән кешеләргә яшәргә була. Бар шундый илләр: аларда кеше гомере буе да фатир сатып ала алмый, гомере буе арендага яши. Бар шундый илләр: «бушлай медицина» термины бөтенләй юк. Россия – куәтле, үсә торган ил. Аны сүккән кеше йә ялкау, йә башкалар булдырганга көнләшеп утыра торган адәм. Конституциягә үзгәрешләр кертү уңаеннан оештырылган тавыш бирүгә барам, әлбәттә. Монда минем әби-бабам яшәгән. Монда минем балалар, оныклар яшәячәк. Илне алга таба үстерергә, камилләштерергә кирәк. Бар да яхшы булачак. Без яхшы чорда яшибез. Шөкер итәргә генә өйрәнәсе иде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү