Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлап, телеграмма юллады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы котлау телеграммасында билгеләп үткәнчә, Россия көне чорлар һәм буыннар арасындагы тыгыз элемтәне, патриотизм традицияләрен һәм Ватан язмышы өчен шәхси җаваплылыкны гәүдәләндерә.

«Без үз Ватаныбыз белән чын күңелдән горурланабыз, ата-бабаларыбызның хәрби һәм хезмәттәге батырлыкларын хөрмәт итәбез. Аларның васыятьләрен кадерләп саклыйбыз», — дип искәртте Владимир Путин. Һәм: «Сезгә уңышлар һәм иминлек телим», — дип өстәде.

Россия көне 1992 елдан (1990 елның 12 июнендә РСФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде) бирле билгеләп үтелә. 2002 елга кадәр әлеге бәйрәм РСФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн дип аталды.

«Татар-информ» агентлыгы Рө

 


Фикер өстәү