Күңелнең бер халәте

Һәр район үз җирендә туып үскән танылган шәхесләрне Сабан туена чакыра. Бу күркәм гадәтнең максаты мәйдан карап, бәйрәм өстәле янында чәйләп-мәйләп утыру гына түгел, бәлки, төрле һөнәр ияләре булган якташларны очраштырып, район тормышындагы кайбер мәсьәләләр буенча киңәш-табыш итү дә. Һәрхәлдә шулай дип уйлап торабыз.

Узган елны үзем кебек иҗат өлкәсендә хезмәт куйган бер дусны Сабан туена дәшмәгәннәр иде. Әй, үпкәләде бу «глава»га: «Бүтән кайтасым да юк, әнә, фәлән район «глава»сы Фәлән Фәләнеч ел да чакыра. Үзебезгә кайтасы бар, дип гел отказ биреп килдем, моннан соң шунда кайтачакмын…» – дип тезеп китте. Мин: «Туган якка чакыргач кына кайтырга без кунак түгел бит», – дип карыйм. Аның үз сүзе-сүз: «Туган ягым мине үз итми, нигә мин аны яратырга тиеш?! Мәхәббәт ике яклы була ул», – диде дә, шәп әйттемме, дигән сыман миңа карады.
Шәбен шәп тә, тик бу сүз синеке түгел бит, дустым, «глава» да туган як түгел, җитәкчеләр килә дә китә, ә безгә шунда каласы. Шулай сөйләнсәм дә, уйландырды дусның сүзләре. Ир белән хатын бер-берсен яратмаса, гаилә таркала. Ә менә туган илең сине үз итмәсә, нишләргә? Туган җир – хатын түгел, аны сайлап алып та, ташлап китеп тә, аерып җибәреп тә булмый. Тукайча әйтсәк, «…Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл…» – дип яши дә яши инде бәндә баласы. Дөрес, ниндидер сәбәпләр аркасында, ватаннан аерылып, чит-ят җирләргә китүчеләр дә, анда төпләнеп калучылар да бар.
2010 елда Кытайга бару искә төште әле. Күпме татар гаиләләрендә булдык, әмма тарихи ватаннарын сагынып күз яшьләре түкмәгән бер генә кардәшебезне дә очратмадык. Юкса алар – Кытай җирендә туган, шунда белем-тәрбия алган кешеләр. Һәрберсенең тормышы җитеш. Аларның Россияне дә, Татарстанны да гомергә күргәннәре юк. Әмма әти-бабайлары: «Сезгә тарихи ватаныгызга кайтып үләргә насыйп булсын, балалар», – дип васыять әйтеп калдырган.
Туган җиргә, ватанга тартылу – күпме сүзләр сөйләп, көйләр көйләп, җырлар җырлап та, аңлатып булмый торган изге бер хис. Күңелнең аерым бер халәте ул. Төрле чорларда яшәгән, вакыты-вакыты белән үз иленә нәфрәтләнеп караган, ачуым бер килмәгәе, пычакка пычак килгән шәхесләребез дә ватанның иминлеген беренче урынга куйган. «Чукынып китсен Россиясе», – димәгәннәр. Татар гомер буе Россиянең дәүләтчелеген яклаган. Хәтта урыс-француз сугышында Парижга да беренче булып татар атлылары бәреп кергән.
Моның ише вакыйгалар «өлкән агай»га сукырларча буйсынуны расламый. Татар бит гомер-гомергә үз җире өчен сугышкан, аны ташлап чыгып китә алмаганга Россия дәүләтчелеген яклаган, аны көчле итеп күрергә теләгән. Кызык, илнең бүгенге Президенты Владимир Путин: «Куда нам без татар», – дип әйткәли. Димәк, Россия тарихында татарның нинди роль уйнаганын да, шул ук вакытта гомер буе тигез хокукка омтылып яшәвен дә беләдер ул. Тиңнәр арасында тиң булып яшәргә омтылу – һәр халыкның күңел халәте. Үз дәүләте булмаган халыкның мескен, хәерче илдә түгел, ә көчле, бай дәүләттә яшәүне артыграк күрүе дә – күңелнең бер халәте. Шуңа күрә «Россия көне» дигән бәйрәмгә дә хөрмәт белән карыйбыз без, гәрчә кайберәүләр аны гадәти ял көне кебек кабул итсәләр дә яки бөтенләй белмәсәләр дә.
Татарстанның да «Республика көне» бар. Еллар узып, аның асылы үзгәрсә дә, шушы җирдә булып узган вакыйгаларның бер шаһиты ул көн, тарихи истәлекле көн. Булсын андый көннәр, бәйрәмнәребез яшәсен.
Яз җиттеме, татар үзенең Сабан туен көтеп яши башлый. Минем күңелем дә күптән кытыклана. Туган якка кайтып, Арча тауларын, Казансу ярларын күрмәсәм, туган авылымда Мөхәммәтҗаннар тыкрыгыннан инеш буйларына төшмәсәм, татарча җырлап мәйданны бер әйләнмәсәм, күңелем китек калыр иде. Чит-ят җирләрдә боларның берсе дә юк бит.
Сибгат ага Хәким сүзләренә Сара Садыйкова язган бер җыр искә төште. Бу җырдагы «… аерма мине туган җиремнән, кара икмәгем, сөтле чәемнән» дигән сүзләрне еш көйләп йөрим. Кайчак күңелгә «ак икмәккә май ягып ашыйсы да килә бит» дигән уйлар да керә. Һәм бу үзеннән-үзе, янә, тигез хокуклы милләт булып яшәү хыялына барып тоташа һәм уйларыма богау сала алмыйм. Чөнки бу – күңел халәте. Мин, яшәсен бәйрәмнәребез, дим. Сабантуйларның кунаклары түгел, хуҗалары булыйк! Безгә башка халыклар кунак булып килсен, дим. Сабан туе – безнең үз бәйрәмебез, ул безнең – асылыбыз, дим.
Ә бүген, әйдәгез, «Россия көне» белән бер-беребезне котлашыйк. Чөнки ул – уртак бәйрәм.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү