Зязелга авылы кайда?

«Зязелга авылы кайда?» – дип сорасаң, сиңа беркем дә юл күрсәтмәс. Халык андый атаманы белми. Алар өчен ул авыл – Саз Елга. Ә кемдер өчен Зязелга. Чөнки географик картада ул шулай күрсәтелгән. Татар атамаларын тәрҗемә итү әнә шулай еш кына адаштыра да, саташтыра да.

Мисалга Пермь өлкәсе Барда районы авылын алдык та… Ә бит Татарстанда да авыллар берничә атаманы йөртә. Халык телендә бер төрле алар, тарихи атамасы – икенче, рәсми атамасы өченче төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, Әтнә районындагы Ябынчы авылының рәсми атамасы – Епанчино, Ары – Ислейтар, Мәрҗән – Марьян. Биектау районында XVII – XVIII гасырга караган тарихи авыллар бар. Аның берсе – Аяз Иле дип атала һәм ул нигәдер Мамонино дип тәрҗемә ителгән. Өмбе дигәне – Уньба. Андый мисаллар шактый. Татарча атамасыннан шактый аерылган берничә мисалны алыйк. Яңа Авыл (Мамадыш) – Березовая Грива, Яңа Әнҗерә (Әлки) – Новое Ямкино. Атамасында бернинди татарча хәреф булмаган авылларны да шәп итеп тәрҗемә иткәннәр бит! Нарат авылы (Әгерҗе) – Сосново, Ябалак (Кайбыч) – Эбалаково.

Бу хәл авыл тарихын язучыларны бигрәк тә аптырашта калдыра. Гөлүсә Закирова архив документларында бер пунктның атамасы әллә ничә төрле булырга мөмкин ди:

– Авыл тарихын өйрәнеп, архивларга кереп китсәң, бер авыл атамасы яки урамның әллә ничә төрле аталышына тап булырга мөмкинсең. Кем ничек ишеткән – шулай язган, күрәсең. «Ревизия сказкалары» (ревизия кенәгәләре) турында әйтүем. Аннары, бу кайда икән дип, аптырап утырасың. Атаманы үзгәртү, билгеле, беркайчан да соң түгел. Авыл кешеләре бу хакта әле күбрәк тә белә торгандыр. Мәсәлән, бер авылда «Коммунистический» дигән урам бар иде. «Нишләп алмаштырмыйсыз?» – дип сораганым да булды.

Аның өчен озак йөрергә, фәлән хәтле акча түгәргә кирәк, дип аңлаттылар. Шуңа күрә атамаларны үзгәртергә теләмиләрдер.

Үзгәртергә, дөресләргә кирәкме авыл исемнәрен? Кирәк! Заманында Арча районының Корайван халкы әнә шулай дип үз сүзен әйтте һәм гозерләрен Дәүләт Советы утырышында карауга иреште. Хәтерлим әле, газетага бер бала шигырь юллаган иде. Андагы

«Туган авылым – Кер-Хайван,
Кирәкми миңа Тайвань»

дигән юллар, нишләптер, хәтергә нык сеңеп калды. Юкса күпме вакыт узды инде. Сабый самимилеге, авыл атамасының шөкәтсезлеге үзенекен иткәндер. Бездә башка андый проблема юк, ди Арча районы башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова:

– Соңгы елларда авыл атамаларын алмаштыру проблемасы күтәрелгәне юк. Ләкин икетеллелек турындагы законның үтәлеше буенча сораулар туа. Болар урам исемнәрендә чагыла. Әйтик, кайбер урамнар урысча гына язылган. Аптечная, Школьная урамнары, мәсәлән. Аларны үзгәртү, күрсәткечләргә татарчасын да язу планлы рәвештә алып барыла. Авыл исемнәре белән алай ук түгел, татар районы булгач, урысчасы белән татарчасы нык аерылган атамалар юк дәрәҗәсендә. Элек бер мисал булды. Корайван авылы Кер-Хайван дип йөртелә иде. Ул мәсьәлә Дәүләт Советында каралды һәм үзгәртелде.

Татарстан Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыкларының мәдәнияте һәм телләр үсеше идарәсенең ТР халыкларының телләр үсеше секторы мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин атамаларның татарчага мөмкин кадәр якынрак булуы яклы. Ләкин ул бөтен реестрны да карап чыгу мөмкин түгел дип исәпли:

– Чыннан да, андый бозулар бар. Мәсәлән бездә Балтач районы Балтаси булып кереп киткән, Башкортстанда Балтач булып калган. Бездә нишләптер атамаларны тәрҗемә иткәннәр. Мин хәтта Буаны тәрҗемә итүләрен аңламыйм. Анда бит бер татар хәрефе дә юк. Шул ук вакытта хәзер дәррәү кубып үзгәртерләр дип уйламыйм. Чөнки халык ул атамаларга күнеккән инде. Туган авылым Татар Толлысы (Кукмара районы) урысчага Татарская Тулба дип тәрҗемә ителгән. Мин үзем оригиналга мөмкин кадәр якынрак булу яклы. Әмма массачыл рәвештә аны үзгәртү мөмкин түгел дип саныйм һәм кирәк тә түгел дип уйлыйм. Конкрет авылга яки шәһәргә карата үзгәртү мөмкин. Корайван үзгәртелде бит, мәсәлән. Әмма бөтен реестрны карап чыгарлар дип уйламыйм.

Татар авыллары атамалары урысчага бозып тәрҗемә итү ул – закон бозу. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты галиме Марат Лотфуллин әнә шулай дип саный:

– Халыкара законнар буенча географик атамалар үзгәртелми. Авыл, урамнарның исемен тәрҗемә итү – ул кеше алдау гына. Почта андый исемнәр буенча йөрми. Андый атамалар картада юк. Картада рәсми исем генә языла. Шуңа күрә Нью-Йорк Яңа Йорк түгел. Татар авылларының исемнәре дә шулай, алар урысча атамалар белән кереп киткән. Хәзер игътибар белән тыңла: «Географик объектларның атамалары турында»гы Федераль Закон нигезендә татар авыллары халыкта ничек әйтелә – шулай аталырга тиеш. Мәсәлән, безнең Иске Шәйморза авылы картага Старое Шаймурзино дип язылырга тиеш түгел иде. ул «Иске Шаймурза» дип язылырга тиеш иде. Россия законы бары тик җирле халык атамаларын урысча транскрипциядә бирергә тәкъдим итә. Ярый, Иске Шәйморзаның тәрҗемәсе әле ул кадәр колакны ертмый. Ә менә Пермь өлкәсендә шундый авыллар бар – картада алар бөтенләй башка атама белән язылган. Чокыр авылы картада Копчиково дип тора. Мондый очраклар Татарстанда да күп. Аларны законга туры китереп үзгәртергә кирәк. Моның өчен нишләргә? Әгәр урысча атама татарчасына туры килмәсә, шул өлкә яки республика Советына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда һәрбер кеше яки авыл советы, я булмаса җәмәгатьчелек оешмалары мөрәҗәгать итә ала. Аның өчен бары тик халыкта бу атама шулай йөртелә дигән белешмә алырга кирәк. Белешмә алу өчен ИЯЛИгә мөрәҗәгать итәргә кирәк буладыр. Бусы – чит өлкәләрдәге татар авыллары өчен. Татарстанда исә бу эш бигрәк тә җайлы башкарыла. Әгәр республика яки төбәк ул авылның исемен алыштырырга карар чыгарса, аның матди чыгымнарын капларга тиеш була. Матди чыгымнары аның шундый: авыл исемнәрен үзгәрткәндә Россия географик карталарына, аннан соң гражданнарның паспортларына, предприятие рәсми документларына үзгәрешләр кертелә.

Гөлүсә Закирова әйткән сумма һәм мәшәкать менә шушы эшләрдә чагыла инде. Марат Лотфуллин белән чыгымнар турында да сөйләштек. Ул озак кына дәшми торганнан соң: «Хатын-кыз телогрейка һәм кирза итек киеп йөри аламы?» – дип сорады.
– Аладыр.
– Әлбәттә, ала! Җылы, уңайлы. Әмма алар нишләптер тун, әллә нинди итекләр, туфлиләр алалар. Ул акчага күпме ракета төзеп булыр иде! Ә без хатын-кызның эстетик таләпләрен үтәп, күпме зыян күрәбез.

Авыл атамаларыннан да әһәмиятлерәк нәрсә юк. Ул – халыкның хәтере! Россия картасына бөтен авылларны татарча яздырта алсак, бөтенләй башка вазгыять булыр иде бит. Миндә татар авылларының татарча атамалары язылган карта бар. Ул искитәрлек! Бөтен Россия татар авылларыннан тора. Шуңа күрә бу мәсьәләдә чыгымнар беренче урында булмаска тиеш.

Мин депутат чагында Чишмәле урамы урысча да, татарча да бер атамада кереп китте бит! Мин тора-бара хаталы тәрҗемәләр бетәр дип уйлыйм. Без акрынлап шуңа барырбыз.

Марат абый әйткәнчә, татарча атамаларны шул килеш калдыру тенденциясе дә юк түгел. Барысы да халыкның активлыгыннан, шул җирлек башлыкларының бу мәсьәләгә карата ихтыярыннан тора. Әнә бит «Козья слобода» метро тукталышы «Кәҗә бистәсе» дип язылды. Шул ук вакытта «Дубравная» тукталышы «Имәнлек»кә әйләнә алмады. Рүзәл Мөхәммәтшин әйтүенчә, топонимик атамаларны муниципалитетлар куша. Ягъни алар атаманы тәрҗемәсез генә бирергә карар итә икән, кулланышка ул шулай кереп китә. Әгәр инде тәрҗемә белән бирелә икән, алар аны язып күрсәтә. Әйтик, «Илһам Шакиров урамы – улица Илгама Шакирова».

Халык ихтыяры менә шундый мәсьәләләрдә дә чагыла. Корайваннар ихтыярын күрсәтте. Башкаларның көче җитәрме?

Гөлинә Гыймадова


2 фикер

  1. Удмурт күршеләребез бу яктан ныграк торганнар шикелле: карталарында да, административ документларында да, халык телендә дә бер төсле әйтелүче атамалар еш очрый: Уром, Гожня, Чумайтло, Выль Гурт, Лудорвай һ.б. Ә республикабыз карталарында шактый сәер «тәрҗемә ителгән» атамаларга да юлыгасың: Картадагы Смайль Исмагыйль, Студенец Суыксу, Чимерцы Тимерче, Карелино Кар Иле булалар икән.
    Халыкара фәнни форумнарның берсендә карталар әзерләүдә актив эшләүче белгечкә бу хакта сөйләдем һәм атамаларны карталарда тәрҗемә итеп бастыруны тыярга кирәклеге турында әйткән идем. Аның әтисе белән 1961 елда Айны тикшерү буенча үткәрелгән конференциядә очрашкан идек, шуңа күрә Виктор, мине күптәнге танышы кебек кабул итеп шикелле, «сер»не бик җиңел генә ачыклап бирде: «Без бернәрсәне дә тәрҗемә итмибез. Атамалар җәдвалын административ идарә органнары безгә ничек төзеп җибәргән, шуны бернинди үзгәртү-фәләнсез файдаланабыз».
    Менә сиңа мә! Имәндә икән бит чикләвек! Урындагы, үзебезнең җитәкче түрәләребез, «үзәк»нең күңелен күрергә диптерме шунда, халык куллана торган атамаларны «тәрҗемәйтләү»дә остарган икән.

  2. Безнең авылның исеме Морзалар. Апас районы. Авыл аркылы Зирекле елгасы ( аз сулы, елгачык дисәң дә була. Тик алай дип сөйләшмиләр инде бездә) Менә шул матур исемне Мурзилка дип тәрҗемә иткәннәр. Кемнең башында шундый үй килде икән?

Җавап Отменить ответ