Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгынны сүндерә алмыйлар

Узган төндә Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгында йөздән артык кеше эшли. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге хәлдән соң шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык таләпләрен бозу турында җинаять эше ачылган.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр һәм тикшерүче-криминалистлар эшли, алар янгынны сүндергәннән соң урынны тикшерәчәк. Экспертлар янгынның сәбәбен ачыклаячак.

Алдарак Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тутырылган цистерна шартлавын язган идек. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер кеше һәлак булган, берничә кеше имгәнгән.

Янгын сүндерүчеләр якындагы резервуарларга ут күчмәсен өчен тырыша. Станциядә сыекландырылган газ салынган 24 резервуар бар.

 


Фикер өстәү