Казанда гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгын аркасында гадәттән тыш режим игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта газны резервуар савытка кудыралар. Объект персоналы манометрик җайланмаларны томалау буенча технологик схема әзерли. Барлык эшләрне башкарганнан соң янгын сүндереләчәк», — диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев.

Янгынны сүндерүдә 199 кеше һәм 58 берәмлек техника катнаша, бер беспилотник эшли. Урында тикшерүчеләр эшли, алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Төнге уникеләр тирәсендә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тарату станциясендә янгын чыгуын язган идек. Фаҗигадә бер кеше һәлак булды. Тагын ике кеше хастаханәдә дәвалана.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды.

 


Фикер өстәү