Казанда газ тарату станциясендәге янгын локализацияләнде

Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгынны локализацияләделәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ут 10:40 сәгатьтә локализацимяләнгән. Янгын сүндерүчеләр якындагы цистерналарны суытуны дәвам итә.

Алдарак төнлә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тутырылган цистерна шартлавын хәбәр иткән идек.

Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.

Унике сәгать дәвамында янгын сүндерүчеләр янәшәдәге газ тутырылган цистерналарны суыта. Казанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен җәлеп ителә торган идарә органнары һәм көчләр өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

 


Фикер өстәү