13 июньгә Татарстанда 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Яңгырлы һава торышына бәйле рәвештә, терлек азыгы әзерләү акрын темпта бара. Бүгенге көндә урып-җыю техникасының әзерлеге 63 процентны тәшкил итә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-Министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Җәббаров әйтүенчә, быел 1,5 млн гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алу күздә тотыла, моның өчен 3400 ашлык җыю комбайны бар. Республика буенча бер комбайнга якынча 520 га мәйдан туры килә. Кайбер хуҗалыкларда бу 1 мең гектардан артып китә.
Комбайннарның яртысын диярлек төзәтәсе бар, моңа 2,1 млрд сум акча кирәк булачак, 1 млрд сумлык запас частьләр алынган.
Күп очракта урып-җыю эшләре гадәти дымлылык көтү аркасында тоткарлана. Республика хуҗалыкларында якынча 400ләп ашлык киптерү җайланмасы бар. Аларның тәүлеклек потенциалы 50 мең тонна. Шулай ук республикадагы 35 элеваторда һәм икмәк кабул итү оешмаларында бер тәүлеккә 20 мең тонна ашлык киптерү егәрлеге булган җиһазлар бар.
Киптерү җиһазлары булмаган хуҗалыкларга шуларның хезмәтләре белән файдаланырга кирәк, диде министр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat