Тишелгән коены кем төзекләндерер?

Йорт каршында бетон кое бар. Ярты ел элек шуның эчендәге суүткәргеч тишелеп, сиптереп су агып ята башлады. Өйгә су килүдән туктады. Шушындый вакытта сусыз калдым. «Водоканал» оешмасына хәбәр иткән идем, килеп карадылар, ләкин әлегә нәтиҗәсе күренми. Ярты кое су белән тулды инде. Берничә көннән урамга ага башларга мөмкин. Моны кем карарга тиеш икән?

Илнур Мәгъсүмов. Арча районы, Субаш Аты

Альбина Мөхәммәтгалиева ,Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы:
– Без әлеге проблема турында беләбез. Илнур Мәгъсүмов үзе дә берничә кат мөрәҗәгать итте. Барып та карадым. Ләкин ул безгә сусыз калуы турында әйтмәгән иде. «Водоканал» оешмасына да хәбәр ителде. Алар килеп карап та киттеләр. Ремонт эшләре алып барган көнне авылда суны тулысынча туктатып торырга туры киләсен әйттеләр. Проблема бик җитди булмагач, бераз арткырак планга куелгандыр, бәлки. Чөнки җәен «Водоканал» оешмасының эшләре бик тыгыз. Бу көннәрдә алар Кушлавычта эшли. Авылда су бетте. Шуны карыйлар. Илнур Мәгъсүмовка да киләчәкләр. Соң дигән очракта да дүшәмбе килеп карарлар дип уйлыйм. Хәл итмәслек мәсьәлә түгел. Борчылмасын.


Фикер өстәү