Алтын ияр ишәкне атка әйләндерәме?

Соңгы көннәрдә генә Владимир Путин федераль хөкүмәткә зәркән тармагын – кыйммәтле металлардан бизәнү әйберләре җитештерүчеләрне – коронавирустан иң нык зыян күргән тармаклар исемлегенә кертүне карарга әмер бирде. Гаҗәп хәл килеп туды: бүген бөтен сәнәгать үзен шул исемлеккә кертүне сорый. Алтын чыгаручылар да, алмаз эшкәртүчеләр дә, ипи пешерүчеләр дә, «кара алтын» бизнесын иярләүчеләр дә үзләренә өстенлек таләп итә.

Исемлеккә язып куйдылармы, акмаса да тама: түләүләр кичектерелә, өстенлекле кредитлар бирелә, дәүләт заказлары ява… Алмаз эшкәртүчеләр, мәсәлән, хөкүмәтнең дәүләт резервларына асылташ сатып алуын сорыйлар… Югары бәядән, билгеле. Углеводород чыгаручылар салым ташламаларына өметләнә. Гомумән, һәркемнең чиновниклардан нәрсәдер таләп итәргә кимендә бер сылтавы булмыйча калмый. Берәүнең дә үз товарын бәя төшереп сатасы, базарны шул ысул белән яулыйсы килми. Менә карагыз: автомобильләргә ихтыяҗ бик нык кимеде, әмма аларның бәясе үсә. Ипотека кредиты алучылар бармак белән санарлык кына калды, әмма фатир бәяләре дә югарыга таба үрмәләүне хәерлерәк күрә. Чәчтарашка керсәң, ярты бәягә чәч кыскартуга риза булмаячак, билгеле. Чимал бәясе төшкәч, мотор ягулыгына бәя төшәргә тиеш иде шикелле. Әмма аның күтәрелмәвен безгә бәя төшкән кебек аңлаталар. Бензинны аз саткач, ягулык салу  станцияләре дә югалту кичерә бит инде. Шуңа күрә аларның дә бәя күтәрергә нәфесләре котыра торгандыр.

1992 елны хәтерлик әле. Безне базар икътисадына күчүнең рәхәтлекләре белән ничек мавыктырганнар иде! Янәсе товар җитештерүчеләр базар көйләве шартларында сыйфатлырак һәм арзанлырак продукция җитештерергә омтылачаклар. Көндәшлек шартларында шунсыз мөмкин дә түгел. Пүчтәк товарны кыйммәт бәягә сата башласаң, бөләсең, синең урынга башкалар килә. Алар, бәя төшереп, сыйфатлырак товар сата башлый һәм базарны яулап ала. 33 ел вакыт узды инде, минем һаман да шул базар икътисадында яшисе килә. Арзанлы һәм сыйфатлы товар урынына без кибетләрдә пальма маеның сыер сөте белән көндәшлеген күрәбез. Супермаркетлардагы итнең сыйфаты шикле, ә менә бәясе гел югарыга таба үрмәли. Табыш тагын да зуррак булсын өчен, аңа шприц белән су сеңдерәләр. Күпсанлы җитештерүчеләрнең һәм сәүдәгәрләрнең көндәшлеге урынына без планета базарын яулап алган берничә глобаль сәүдә челтәренең монополиясен һәм кулланучыларга басымын күрәбез. Вак җитештерүчеләр, вак сәүдәгәрләр хәйләкәр ысуллар белән эзәрлекләнә һәм базардан куыла. Ахыр чиктә монополияләр, бәяләрне төшермәс өчен, дәүләт ярдәменә өмет баглыйлар. Өстенлекләр өчен ришвәт төртелә, йогынтылы һәм дәү чиновниклар директорлар советына кертелә, бонуслар белән кызыктырыла һәм башкалар, һәм башкалар. Ә инде салым ташламалары, дәүләт заказлары белән иркәләнгән зур компания янында вак җитештерүчеләр чыдый алмый, бөләләр. Бәяләр белән уйнап, базарны үзләренә җәлеп итмәсеннәр өчен, аларны үзәктән читкәрәк куалар, үзәктәге сәүдә нокталарын сүтәргә мәҗбүр итәләр, буйсынмасалар, җимереп үк ташларга да күп сорамыйлар. Болай да барып чыкмаса,  салым прессы астына тыгарга тырышалар. Өйдә торт пешерүчеләргә салым салу таләбе белән чыккан эре бизнес вәкилен искә төшерик әле. Менә бу карантин кризисы күрсәтә инде бернинди дә базар икътисады булмавын, бизнесның бары тик «хөкүмәт көйләве» дигән йөгән һәм авызлык ярдәмендә генә идарә ителүен. Хөкүмәт көйләве дигәндә, атаклы Роналд Рейганның цитатасы искә төшә: «Хөкүмәтнең икътисадка карашын берничә кыска җөмлә белән чагылдырып була. Әгәр ул селкенсә, салымнар саласың. Әгәр дә ул селкенүен дәвам иттерсә, көйлисең. Селкенүдән туктаса, субсидиялисең». Бөтен дөньяда икътисади тормыш менә шулай кайный, хөкүмәтләр үзләренең көйләүләре һәм икътисадка тыкшынулары аша, глобаль җимереклек тудыралар: бөтен кешелек дөньясы бер кризистан икенчесенә таба сәяхәт итә.

Ә бит беләсезме: бәяләр төшүдән хөкүмәтләр бизнеска караганда күбрәк курка. Дәүләт чиновникларының барлык тырышлыгы инфляция булдыруга юнәлтелгән. Бәяләр күтәрелсен өчен күп итеп акча басалар, кредитлар өләшенә, артык җитештерелгән товарны базардан алып юк итү хәстәре күрелә. Бульдозер чылбыры астында алма һәм әфлисуннар тиктомалдан гына изелми. Бәяләр төшмәсен өчен, монополистлар бик мул субсидияләнә. Субсидиядә коенган эре бизнес янында вак эшмәкәрләр мантый алмый инде, әлбәттә. Алар да бәяләрне күтәрергә һәм кояш астындагы урын өчен җан тартышырга мәҗбүр була. Ә бит инфляция – кешелек җәмгыяте өчен бик зур югалту, ул – фаҗига. Ул – заманча коллыкның нечкә бер ысулы.

Гармонияле үсеш өчен дефляция отышлырак. Дефляция – бәяләрнең төшүе булганда, кешеләр тиктомалдан товар җыймый, иң кирәкле һәм ихтыяҗ булган әйберләрне генә алалар. Иртәгә очсызлану көтелгәндә, ниемә дип артык мал җыярга ди әле. Фатирның икенчесе нәрсәгә! Тузу сәбәпле генә булса да бәясе төшәчәк күчемсез милек туплаудан ни  мәгънә бар! Башка барлык кыйммәтле товарлар да бер экземплярда гына таләп ителәчәк. Бәя төшү шартларында процентлы кредит алуның да мәгънәсе югала. Эшләгәнеңне сак тотып, һәр нәрсәгә җиңелрәк ирешеп булганда, ни өчен депрессиягә һәм стресска дучар булу өчен әҗәт җыярга, ди. Кешелек җәмгыяте җитештерүне өч-дүрт тапкыр киметкәндә дә бар нәрсәнең дә җитәрлек булуын төшенәчәк, ресурсларны исраф итү тукталачак, атомосфера углекислый газдан арыначак. Экологик проблемалар бернинди пропагандасыз да хәл ителәчәк. Дефляция безнең җәмгыятьнең муенына менеп атланган бик зур паразит катлауның тормыш өчен кирәкмәвен ачыклаячак. Гөмбә кебек үрчегән риба оешмаларын туендыра торган дымны юкка чыгарачак, офис планктоннарының зур армиясен кирәксезгә чыгарачак. Икътисадны көйлибез дип, аның бугазыннан тотып торучы чиновниклар көтүенең паразит асылы аңлашылачак. Кәгазь акча басучы станокларны кешелек тарихының караңгы бер чоры истәлеге итеп музейларга куярга туры киләчәк.

Үзенең менә шундый күңелсез финалын булдырмас өчен, җәмгыятьнең җелеген суыручы катлау бөтен чараларны эшкә җигә бүген. Биржа сәүдәсендә куыклар кабарта, салымнар өстенә салымнар үрчетә, вируслы маркетинг дигән куркыныч чир уйлап чыгара: кешеләрне алдау юлы белән кыйммәте булмаган товарларны зур бәяләргә сатып алырга мәҗбүр итәләр. Вируслы реклама шул дәрәҗәгә җитә: кешеләр, яңа модель товар сатып алу өчен, ярты байлыкларын исраф итә һәм озын чиратларга басалар. Пумаладан төшеп калган буя тапларын яисә аркылы-торкылы сызыкларны бөек сәнгать әсәре дип ышандыралар һәм алар, миллионлаган долларга бәяләнеп, аукционнарда сатыла башлый. Миләр белән идарә итүнең һәм зыянлы йогынтының иң югары дәрәҗәсе бу. Чүплеккә ташларлык әйберләргә мөкиббән китүчеләр җәмгыяте тәрбияли алгансың икән, димәк, дилбегә – синең кулда. Уйлау сәләтен югалткан кешеләр фикерли алмасын өчен, трюклар иҗат итеп торганда, беркем дә синең кулдан дилбегәне ала алмаячак. Кешенең җәмгыятьтәге урыны акылы һәм сәләте белән түгел, кулындагы айфоны белән бәяләнә, дигән уйны уйдырып салгансың икән, син – идарәче. Ә бит алтын ияр салсаң да, ишәк атка әйләнми. Халык менә шуны төшенгәнче, глобаль капитализм дигән спектакль дәвам итәчәк. Бүген әле кешеләр, ярсып урамнарга чыкканда, ни өчен дулаганнарын аңлап бетермиләр. Әмма интуитив рәвештә төшенәләр: тормышта ниндидер бер зур гаделсезлек бар. Акыл анализыннан башка гына хискә бирелеп урам маршларына чыгу, гаделлек урнаштырмый, билгеле. Зур җимереклек кенә вәгъдә итә.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов 


2 фикер

  1. Рәшит абый шәп яза. Язмалары эчтәлекле, кызыклы, актуаль! Рәхмәт.

    «Ә бит алтын ияр салсаң да, ишәк атка әйләнми» Бик дөрес!
    Акча хуҗаларына (алар бик аз) ишәк тә, ат та кирәк түгел.
    Бүген хәтта аларга кешеләрдә кирәк түгел.
    Акча хуҗаларына ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КИРӘК!
    Шуның ярдәмендә дөнья белән яңача идарә итү кирәк.
    НОВОЕ МИРОВОЕ УПРАВЛЕНИЕ.
    Җир шарында кешеләр күп бит. Аларның санын киметергә тырышалар кебек тоела миңа.
    Ә Сезгә ничек? Шул турыда язып чыксагыз иде.

Фикер өстәү