Иртәгә, 15 июньдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Метеорологларның беренчел фаразлары буенча, республика элеккечә төньяк антициклон йогынтысында булачак.
Антициклон салкыннар алып килүгә карамастан, синоптиклар һава температурасы 19-24 градуска кадәр акрынлап күтәрелер дип көтә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat