Мөселманнарга «Үлемсез полк» та катнашырга ярыймы?

26 июльдә «Үлемсез полк» хәрәкәте узачак. Мөселманнарга анда катнашырга ярый микән? Татарстан Диния нәзарәтенең моңа карата фикерен беләсебез килә иде.

Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле. Казан

Булат хәзрәт Мөбарәков, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы:
– Бу – Ватан белән бәйле мәсьәлә. Моңа дини яктан якын килеп карарга кирәкми. Ул – дин әһеле өчен нейтраль булган чара. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне катлауландырырга кирәк түгел. Болай дип фикер йөртү – наданлык билгесе.


Фикер өстәү