Казаннан Геленджикка авиарейс ачыла

4нче июльдән Казаннан Геленджикка даими авиарейслар ачылачак. Очыш Казаннан атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак.

Самолет Казаннан 6.25 сәгатьтә оча, Геленджик аэропортына 9.00 сәгатьтә төшәчәк. Геленджиктан 17.00 сәгатьтә оча, Казан аэропортына төшү вакыты 19.25 сәгатьтә. Юлдагы вакыт ике сәгатьтән артык булачак.

Рейслар Bombardier CRJ-200 җирле уңайлы самолетларында башкарылачак, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү