Әлфиясез өч ел: «Ул Тина Тернер кебек бөекләр рәтендә булыр иде»

15 июньдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалованың арабыздан китүенә өч ел тулды. Җырчының мирасы ни хәлдә? Аны халык онытмадымы? Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җыелган иҗатташлары, туганнары әнә шул сорауга җавап эзләде.


Искә алу чарасына җыелган халык, Әлфия апа гел арабызда кебек, диделәр. Аның җырлары яңгырап тора, ике кызы Зөлфия белән Әлфиясе мирасын халыкка җиткерү максатыннан зур эшләр башкара.
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов аларны җырчының ике канаты дип атады:
— Әлфия апага хәзер дога гына кирәк. Ә менә җырларын барлау, аның иҗатын өйрәнеп фәнни эшләр башкару безнең өчен кирәк. Чөнки безне милләт буларак хәтер яшәтә. Без әле Әлфия апаның уникальлеген аңлап та бетермибездер. Әгәр аның чит илләргә чыгу мөмкинлеге булган булса, ул Тина Тернер кебек бөекләр рәтендә булган булыр иде. Аның тавыш тембры кабатланмас, андыйлар башка булмас инде. Башкару алымнары турында әйтеп тә тормыйм. Аны аңлатырга сүзләр табып бетереп булмый.
Әлфиясез өч елны барлаганда әнә шундый сүзләр әйтелде. Сүз уңаеннан, бу – үзизоляциядән чыгу чорында үткәрелгән беренче искә алу чарасы булды.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү