Татарстанда коронавирус йоктырган хатын игезәк бала тапкан

Республика клиник хастаханәсенә коронавирус диагнозы белән 27 яшьлек хатын-кыз май аенда ук китерелгән булган.

Ул 1800әр граммлы ике кыз тапкан. Сабыйларның икесендә дә ике яклы пневмония булуы ачыкланган. Яңа туган кызчыкларны Республика клиник хастаханәсендәге перинаталь үзәкнең реанимация бүлегенә урнаштырганнар.

Бәбиләр һәм әниләре дәваланганнан соң аларны өйләренә чыгарганнар. Чыккан вакытта коронавируска тест тискәре булуы билгеле.


Фикер өстәү