Коронавирус шаукымында үз кесәләренә файда эзләүче кешеләр юк түгел. Шундыйларның берсен бу көннәрдә Казанда тоткарлаганнар. Ир-ат COVID-19 инфекциясен тикшерә торган экспресс-тестлар белән сату итеп, табыш алырга ниятләгән була.
Татарстанда Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре сыйфатсыз медицина әйберләрен законсыз рәвештә таратуда шикле төркем барлыгын ачыклаган. Хокук сакчылары фикеренчә, алар чит илдән COVID-19 чире булу-булмауны тикшерү өчен сыйфатсыз һәм рәсми теркәлмәгән экспресс-тестлар кайтартуны оештырган. Әлеге төркемнең бер әгъзасы Мәскәү өлкәсендә билгесез кешеләрдән әнә шул тестны сатып алып Казанга алып кайткан.
Тоткарлар алдыннан хокук сакчылары аннан 165 мең сумга 100 данә экспресс-тест сатып ала. Хәзер аны «Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару чаралары, медицина әйберләре һәм фальсификацияләнгән биологик актив өстәлмәләр әйләнеше» маддәсе буенча тоткарлыйлар. Мондый очракта гаепләнүчеләргә 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.
Ялган товар сату-алу эше беренче генә очрак түгел. Татарстанда коронавирус очраклары ачыклана башлагач, андый кырын эшләр аеруча күп булды. Мәсәлән, бер кешене 196 мең сумга 4 мең медицина битлеге тәкъдим иткән чагында тоткарлыйлар. Күпкатлы фатирлар подъездларында ялган игълан кую очраклары да булды, бу игъланнарда 27 март – 8 апрель аралыгында коронавируска тестны ташламалы бәядән сатып алырга тәкъдим иттеләр. Әлмәттә яшәүче берәү, электрон почтасына килгән хатка алданып, 48 тонна дезинфектор заказ бирә. Әмма ул акчадан да, товардан да колак кага.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat