Коронавирус хикмәте: балаларына вакцина ясатырга теләмәгән ата-аналар үзләре теләп прививка ясата башлаган

Яңа коронавирус пандемиясе кызган чакта да балаларга планлы рәвештә прививка ясату тыелмады. Балаларга ясалырга тиешле 12 авыруга каршы вакцина илкүләм календарьга кертелгән. Элек баласына вакцина ясатырга теләмәгән ата-аналарның соңгы айларда карашы үзгәрә башлаган. Бу җәһәттән балалар сырхауханәсенә үзләре килеп теләк белдерүчеләр арткан.

– Вакцина ясау тыелмады, аны тыярга ярамый. Юкса берничә айдан йогышлы авырулар артачак. Алар ясалырга тиеш, ләкин саклык чараларын онытырга ярамый, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәйретдинов.

Прививка нәрсәгә кирәк соң? Аларны ясагач, бала организмында антитәнчекләр формалаша һәм иммунитет чиргә каршы көрәшә башлый.  Йогышлы чиргә каршы иммунитет авырып алгач яки вакцина ясаткач барлыкка килә. Кайбер ата-аналар күп компонентлы вакциналардан курка. Әйтик, алты валентлы вакцина да бар. Ул бума ютәл,  дифтерия, столбняк, полиомиелит, вируслы В гепатиты, гемофиль инфекциясенә каршы ясала. Баш инфекционист фикеренчә, заманча вакциналар югары сыйфатлы, нәтиҗәсе дә әйбәт, балалар организмы аны әйбәт кабул итә.

Столбнякка, коклюш, дифтериягә каршы ясалучы вакцина да берничә компонентлы. Аларны аерым ясату яклы булган әти-әниләр дә бар. Халит Хәйретдинов әйтүенчә, аларда табигый аксым бар, балада даруга реакция булырга мөмкин, ләкин ул уза. «Бик сирәк очракта гына өзлегү килеп чыга ала. Ул вакциналарның файдасы зыянына караганда мең тапкыр күбрәк», – ди баш инфекционист. Узган елдан гриппка каршы дүрт валентлы вакциналар гамәлгә керде. Аның икесе – А гриппына, икесе В гриппына каршы тора. Быел гриппка каршы прививка ясау чорында шуңа өстенлек биреләчәк.

Вакцина ясатыр алдыннан бала авырса, температурасы күтәрелсә, эче китсә, косса, вакцина аны ясау вакытлыча туктатылып тора. Ике-өч көннән хәле яхшыргач кына ярый. Антибиотиклар белән дәваланганда бер айга кадәр ясау тыела.

Халит Хәйретдинов аңлатуынча, дифтерия, кызылча, кызамык, туберкулез чирләренә каршы прививка ясатмасаң да, авырулар сизелерлек артачак. 1990 нчы елларда илдә үзгәртеп кору башлангач, вакциналарга игътибар кимеде һәм йогышлы авырулар күтәрелеше булган иде. Дифтериягә каршы вакцина ясалмагач, аның белән күп кеше чирләде.

– Йогышлы чирләрнең кеше гомеренә, сәламәтлегенә нинди зыян салуы хакында күп сөйләп булыр иде, – ди белгеч. – Кызылча белән йөкле хатын-кызлар чирләсә,  карындагы бала авыру туачак. Кызамык балалар арасында очрый, ләкин аны олы кешеләр дә йоктырырга мөмкин. Соңгы елларда Чаллыда, Казанда аерым очраклар булды, ярый, аңа каршы вакытында каршы тора алдык.

1960 нчы елларга кадәр кызамыктан прививка ясалмады һәм шул чир аркасында ел саен берничә мең кешене югалта идек. Прививкалар даими ясала башлагач кына, чирләүчеләр кимеде. Паротит – дуңгыз яңагы малайларда кысырлык чире китереп чыгара. Кызамык, кызылча, бума ютәл, дифтерияләрнең өзлегүе куркыныч. Полиомиелит –  бик куркыныч чир. Ул бүген дә дәвалауга авыр бирешә, өзлегүләргә,  гариплеккә китерә. Пневмококк инфекциясе белән бик күп кеше авырый, вакцинасы бик нәтиҗәле. Элек В гепатиты белән авыручы балалар шактый иде, шулай ук чирне җиңәргә прививка ярдәм итте. Менә берникадәр вакыт ясамыйча торыйк әле, чир тагын баш калкытачак. Гемофиль инфекциясенең азагы  менингит, ялкынсыну белән тәмамланырга мөмкин.

Белгеч, гриппка каршы вакцина ясатмаучылар яңа коронавирусны авыррак уздырды, дигән имеш-мимешләр белән килешмәде. «Яңа коронавируска каршы вакцина юк, сезонлы гриппка ясаганы аннан сакламый, – ди Халит Хәйретдинов. – Яңа чирне авыррак уздыручы төркем бар. Йөрәк-кан тамырлары, үпкә-тын юллары системасы чирләре, диабет, артык авырлыктан җәфа чигүчеләр шул төркемгә керә. Аларда өзлегүләр дә ешрак күзәтелә».

Балалар табибәсе Гөлзадә Корнилова да яңа коронавирус пандемиясе чорында баласына прививка ясатырга теләүче ата-аналар күбәюне әйтә.  «Мәктәпкә кергәндә генә вакцина ясатырга ниятләүчеләр дә бар. Вакцина бала тугач та ясала башлый, мәктәпкә кергәндә инде барысы да ясалган  булырга тиеш», – ди белгеч. Балалар табибы Илдус Лотфуллин исә, вакцинация балага һичшиксез үткәрелергә тиеш, ләкин баланың сәламәтлеге һәм ата-аналарның фикере дә исәпкә алынсын иде, дигән фикердә. «Баланың саулыгы турында алардан яхшылап сораштырсыннар иде», – ди ул.

 


Фикер өстәү