Казанда янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган

Казанда иртән бер фатирда янгын чыккан, ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетенә юлыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 6.15 сәгатьтә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Главная урамында урнашкан күп катлы йортның дүртенче катындагы бер фатирда янгын чыккан.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетенә юлыккан, ул шушы фатирның хуҗасы булырга тиеш дип фаразлыйлар.

Янгынның мәйданы 30 квадрат метрга якын тәшкил иткән, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 


Фикер өстәү