Мондый түләүләрне сигез меңгә якын укучы алачак.
Быел Якутия мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысы да 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Бу хакта төбәк хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча киңәшмә барышында республика җитәкчесе Айсен Николаев мондый түләүләрне сигез меңгә якын укучы алачак, дип белдергән. Ул балалар якындагы көннәрдә акча алырга тиеш, дип ассызыклый.
Аның әйтүенчә, балаларга мораль һәм матди яктан да ярдәм итәргә кирәк, чөнки уку елы катлаулы шартларда узды.
Тулырак: Кызыл таң
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat