Салават Фәтхетдинов «Казанның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды

Җырчы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов дигән исем бирелгән. Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының кырыгынчы сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бүген безнең кадерле һәм яраткан артистның уникаль тавышын республикабызда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр», — диде Метшин.

Үзенең хезмәт юлында Фәтхетдинов берничә музыкаль коллектив оештырган һәм үзе дә актив иҗади эшчәнлек алып бара. Ул шулай ук автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, хәйрияче һәм меценат та.

Әлеге мактаулы исемне Россия, Татарстан башкаласының чәчәк атуы хакына күп еллар дәвамында хезмәт куючы, Казан шәһәрен данга күмүче, шәһәрдә, республикада, шулай ук аннан читтә яшәүчеләрнең абруен һәм ихтирамын казанган кешеләргә тапшыралар.

 


Фикер өстәү