Андрей Кондратьев: «Тавыш бирү урынына балаларны алып килмәскә киңәш итәбез»

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстанда яшәүчеләргә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү өчен сайлау участогына балалар белән килмәскә киңәш итте. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

«Билгеле булганча, безнең халык тавыш бирергә бөтен гаиләләре белән йөрергә гадәтләнгән. Бу юлы балаларны алып килмәскә киңәш итәбез», – диде ул.

Тавыш бирү имин шартларда узсын өчен Роспотребнадзор белән махсус кагыйдәләр дә килештерелде. Әйтик, Социаль дистанцияне тәэмин итү өчен, участокка баручылар һәм аннан тавыш биреп чыгучылар бер-берсе белән очрашмаячак. Кергән һәр кешенең температурасын үлчәү каралган. Керү юлына дезинфекцияләүче келәмнәр җәеләчәк, антисептик чаралар урнаштырылачак. Әлбәттә, бинада тавыш бирүчеләр арасында 1,5-2 метр ераклыкта ара калдыру чарасы күреләчәк. Тавыш бирү бүлмәләрендә алгы пәрдә булмаячак. Участоктан чыкканда бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм перчаткаларны ябык контейнерга ташларга, шуннан соң кулларны антисептик белән яңадан эшкәртү тәкъдим ителә. Гомумән алганда, Роспотребнадзор сайлау участогында 15 минуттан артык тоткарланмаска киңәш итә.


Фикер өстәү