Салих Шәрипов: «Мәрхүмә хатынымның рухы да шат булсын дип, туй көненә 170 агач утырттым»

Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче 81 яшьлек Салих абый “ВТ”ның даими дусты. Еш кына без аңа һава торышын сорап шалтыратабыз. Халык синоптигы булганына да шактый еллар инде. Үзеннән сорасаң, туганнан бирле дип шаярта.

Җаны-тәне белән табигать сагында торган бу кешенең башкарган эшләре бихисап. Авылында чишмәләрне төзекләндерү, балалар уен мәйданчыгы ясау янәшәсендә агач утырту дисеңме.

– Әгәр һәр авылдашым бер агач утыртса, авыл урманга әйләнгән булыр иде инде. Эшлим дигән кешегә рәхмәттән башка сүзем юк. Әнә бервакыт 90 яшьлек күршем белән урамыбызга юкә утырттык. Аларны мал тимәсен дип саклап та тордык. Күршеләр әле дә ул чакларны искә төшерә. Сүгә идең, диләр. Агачлар яратам бит инде, нишлим соң?, – ди ул.
60 яшендә Яңа ел бәйрәмендә бизәр өчен дип чыршы, ун ел элек зират коймасының тышкы ягына наратлар утыртып чыга. Алар инде шактый күтәрелгән. Быел исә, хатыны белән бергә гомер иткәненә 55 ел тулу уңаеннан тагын агач санын арттырган.

– Узган ел хәләл җефетем вафат булды. Әй, сагынам да инде үзен! Без аны белән алдан ук агач утыртырбыз дип сөйләшеп куйган идек. Тик насыйп булмады. Әмма әйткән вәгъдәмне үтәдем. 55 урынына 170 агач утырттым! Бу эшем белән җаныма рәхәтлек алсам, хатынымның рухы да шат булып сөенеп ятсын иде, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова
Фото: kukmor-rt


Фикер өстәү