Мамадышлылар ЗАГСларда кертелгән чикләүләрне каршылык дип санамый гына никахларын рәсмиләштерергә булганнар. Бу хакта җирле ЗАГС идарәсенең инстаграм аккаунтында хәбәр иттеләр. Тантана вакытыннан туры трансляцияне чакырылган кунаклар алып барган. Битлек-пирчәткәдән килгән кияү һәм кәләшләр бер дә күңелләрен төшермәгәннәр.
– Хөрмәтле Ленар һәм Виктория, һәрчак шулай позитив булып калыгыз, бөтен каршылыкларны да җиңеллек белән узыгыз һәм бер-берегезне саклагыз, – дип изге теләкләрен җиткергәннәр тантана көнне ЗАГС хезмәткәрләре.
Узган ялларда шулай ук Энҗе һәм Радик Ямашевлар гаиләсе дә барлыкка килгән. Кыскасы, бер-берсенә мөнәсәбәтләре җитди булган яшьләрне бернинди каршылыклар да туктата алмый.