Тавыш бирү барышына бәйле сорауларны туры эфирда биреп булачак

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе “Минем тавыш” мәгълүмат порталын эшләтеп җибәрде. Сайтта тавыш бирү һәм сайлау буенча төп сорауларга җавап табарга мөмкин.

Моннан тыш, Татарстанда тавыш бирүчеләр өчен «Минем тавыш» («Мой голос») дигән онлайн форум оештырыла башлады. Анда сайлау законнарындагы үзгәрешләр, тавыш бирү барышын күзәтү, аның ачык булуы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшәләр. Форумны караучылар турыдан-туры эфирда белгечләргә үзләренең сорауларын бирә алачак. Аның беренчесе 16 июньдә узды. Әлеге чара ике атнага бер оештырылачак.


Фикер өстәү