Рөстәм Миңнеханов: «Кызганыч, мин үз балама күп вакытымны багышлый алмыйм”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәүге тапкыр мәктәп бусагасы аша атларга әзерләнүче балаларның ата-аналарына теләкләрен җиткерде.Ул, иң мөһиме – балага әйбәт белем бирү, дип басым ясап әйтте. Республика җитәкчесе бу хакта “Татарстан тарихлары” (“Истории Татарстана”) проектында катнашучы блогерлар белән очрашуда белдерде.

“Баланың кайсы мәктәпкә баруы, нинди мохиткә эләгүе, үзен ничек ачуы мөһим. Аның шәхес буларак формалашуында бик әһәмиятле этап дип саныйм мин моны, – диде Президент. – Әлбәттә, мәктәп – мөһим, әмма гаилә барыбер мөһимрәк. Бала барлык күнекмәләрне һәм мөһим сыйфатларны әти-әнисенән ала чөнки. Әбиемнең миңа ниләр сөйләгәнен, әтиемнең нинди булганын, әниемнең нинди хезмәт сөючән икәнен мин бик еш искә төшерәм. Миңа үрнәк кешеләр бу”.
Рөстәм Миңнеханов хәзер республикада, аеруча Казанда бик күп әйбәт мәктәпләр эшләп килүен искәртте. Бүген ул яңа юнәлешнең – күп телле мәктәпләрнең үсүен дә билгеләп үтте. “Бездә югары дәрәҗәдәге халыкара мәктәп бар, – дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты. – Ата-анага, үз баласына мирас калдырудан гайре (гәрчә анысы да начар түгел), әйбәт белем һәм тәрбия бирү мөһимрәк дип уйлыйм”.
Президент шулай ук, күп вакытын эшкә багышлавы сәбәпле, гаиләсендә мәктәп мәсьәләләре белән асылда хатыны шөгыльләнүен әйтте. “Вакытны балага багышлау, республиканың күренекле урыннарын күрсәтеп йөрү, мөгаен, иң бәхетле мизгелләрдер. Кызганыч, мин үз балама күп вакытымны багышлый алмыйм, гадәттә каникулда гына аның белән күбрәк аралашырга туры килә. Балаларыгызның үзегездәге иң яхшы сыйфатларны сеңдерүен, нәселегез, традицияләрегезнең саклануын телим”, – дип мөрәҗәгать итте ул блогерларга.
Алар, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановны төбәкнең тарихи урыннары буенча “Татарстан тарихлары” видеогиды белән таншытырды, социаль челтәрләрдә эчке туризмны популярлаштыру идеяләре белән уртаклашты һәм интернетта татар телен кулланудагы проблемаларны җиткерде.
Очрашуда яшь аналарга, тормыш рәвеше һәм сәяхәтләргә багышланган блоглар, шулай ук татар телендәге блоглар авторлары катнашты. Чара Казанның Киров районында урнашкан 26нчы шәһәр китапханәсендә узды.


Фикер өстәү