Рөстәм Миңнеханов: «Минем өчен иң якын урын – мин дөньяга аваз салган җир»

Баланы беренче сыйныфка ничек әзерләргә? Интернетта татар телен куллануны арттырып буламы? Президентның күңеленә иң якын урын кайда? Рөстәм Миңнеханов блогерлар белән очрашкач, әнә шулар хакында сөйләштеләр.

Блогерлар Рөстәм Миңнехановка республиканың тарихи урыннары буенча әзерләнгән «Татарстан тарихы» проектын тәкъдим итте. Әлеге проект 100 видео-экскурсиядән тора. 100 нчесе Республика көненә әзер булыр дип көтелә. Проект социаль челтәрләрдә 27 майда – ТАССРның 100 еллыгы көнендә башланды. Видео-экскурсияләрне 1,3 миллионнан артык кеше караган. Анда Казан гына түгел, республиканың башка район һәм шәһәрләре турында да сөйләячәкләр. «Бездә республикадагы иң матур урыннарны күрсәтә, алар турында социаль челтәрләр ярдәмендә сөйли торган шундый актив яшьләрнең булуы бик яхшы. Безнең республикабыз бик матур бит. Бездә искиткеч табигать, икътисад үсеш кичерә, әмма иң мөһиме – аның кешеләре», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты өчен иң кадерле урын кайда? Рөстәм Миңнехановка әнә шундый сорау бирделәр.

– Минем өчен иң якын урын – мин дөньяга аваз салган җир. Ул Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы янында урнашкан. Анда елга бер тапкыр кайтырга тырышам. Хәзер анда умарталык, урман, йортлар юк. Мондый кадерле урыннарның күп булуы аңлашыла да. Шул исәптән, мин үскән урын – Саба районының Лесхоз бистәсе дә күңелемә якын. Әмма туганым белән икебез  дөньяга аваз салган урмандагы урын барысыннан да кадерлерәк, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларның әти-әниләренә дә үз теләкләрен җиткерде.

– Баланың нинди мәктәпкә баруы, нинди мохиткә     эләгүе, үзен ничек ачуы мөһим. Бу – баланың формалашуында бик әһәмиятле чор дип саныйм, – диде Президент. – Әлбәттә, мәктәп мөһим, әмма иң әһәмиятлесе – гаилә. Чөнки кеше бөтен күнекмәләрне, мөһим сыйфатларны әти-әнисеннән ала. Әбиемнең миңа әйткән сүзләрен, әтинең үз-үзен тотышын, әнинең нинди эшчән булуын искә алам. Бу кешеләр – үрнәк. Балагыз белән үткәргән вакыт, республиканы күрсәтү – иң бәхетле вакыттыр, мөгаен. Мин балама күп вакыт багышлый алмавыма үкенәм. Сезнең балалар иң яхшысын гына сеңдереп үссен, нәселегез, гореф-гадәтләрегез саклансын иде.

Очрашуда интернетта татар телен куллану турында да сүз булды. Популяр блоглар авторлары Илназ Габидуллин һәм Ләйлә Лерон Президент белән сөйләшүдә интернетта татар телен куллану артуын, әмма кимчелекләр дә барлыгы турында сөйләде.

«Ямьле» төркеме җырчысы Вероника Кузнецова артистларның бүген ничек яшәп ятулары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, сәхнә халкы бүген эшсез күңелсезләнеп утыра, тамашачысын сагына. Шуңа күрә коронавирусны җиңү һәм чикләүләр бетерелү уңаеннан зур концерт оештырырга тәкъдим итәләр.

– Алла боерса, бар да булыр. Үзебез дә бик көтәбез. Кешеләр өйдә утырып арыды, аларның аралашасылары, кеше янына чыгасылары килә, – диде Татарстан Президенты. – Андый мөмкинлек киләчәктә булыр дип ышанам.

Бүләккә – китап

Татарстан Президентының блогерлар белән очрашуы башкаланың Киров районында урнашкан 26 нчы китапханә филиалында булды. Китапханәне 2019 елда заманча технологияләр кулланып яңарттылар. Төп үзенчәлеге шул: биредә китап та саклыйлар, әдәби стендап­лар, лекцияләр, дәресләр уздыру кебек мөмкинлек тә бар. Рөстәм Миңнеханов компьютерлар кабинетын, балалар бүлмәсен һәм уку залын карап чыкты, шулай ук китапханәгә килүчеләр өчен билгеләнгән технологияләр һәм электрон сервислар белән танышты. Китап фондының гомуми күләме – 75,4 мең нөсхә. Китаплар махсус чип ярдәмендә электрон каталогка беркетелгән.

Китапханәдә электрон уку билетын теркәтергә мөмкин. Ул республиканың бөтен территориясендә гамәлдә һәм аның буенча Татарстанның теләсә кайсы китапханәсе аша хезмәт күрсәтелергә мөмкин. Мондый мөмкинлекне Рөстәм Миңнеханов та кулдан ычкындырмады – электрон уку билетын рәсмиләштерде. Бу карта ярдәмендә Татарстан Президенты үз-үзеңә хезмәт күрсәтү станциясе аша «Тукай буенча татар кодексы» китабын алды. Әлбәттә, үзе дә бүләк тапшырды. Рөстәм Миңнеханов китапханә фондына «Борынгы заманнардан татарлар тарихы» җиде томлыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстан 100 ел элек һәм хәзер» китабын бүләк итте.

Ишегалды – татулык җирлеге

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Столяров урамындагы 6 нчы йорт ишегалдына кереп, халык белән аралашты. Узган ел биредә төзекләндерү эшләре башкарылган. Шәһәр территорияләрен үстерүнең комплекслы алымы кысасында Клара Цеткин урамындагы  9 һәм     11 нче йортлар, Столяров урамындагы 6 нчы йорт төзекләндерелде. Бу йортларда барлыгы 500 кеше яши. Ишегалды территориясен яңарту «Ишегалды – татулык җирлеге» бердәм концепциясе кысасында башкарылган. Биредә спорт мәйданчыгы, ял итү өчен күләгәле урын булдырылган, агачлар үз урынында калган, уен зонасы зуррак мәйданлы күрше ишегалдына чыгарылган.

Фото: tatarstan.ru

 


Фикер өстәү